Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру: пациентларны нинди яңалыклар көтә

Менделеевскида өлкәннәрне диспансерлаштыру дәвам итә.

Быел программага үзгәрешләр кертелде: халык өчен йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын иртә ачыклауга юнәлтелгән анализлар исемлеге киңәйтелде.

Яңа тикшеренүләр кемнәргә тиеш, 2026 елда кемнәр бушлай карала ала һәм ни өчен симптомнар барлыкка килгәнен көтәргә ярамый – бу хакта өлкәннәр шифаханәсе мөдире Дамира Кашапова сөйләде.

– Дамира Харисовна, укучыларга искәртеп үтегез әле: 2026 елда нәкъ менә кемнәр бушлай медицина тикшерүе уза ала?
– Диспансерлаштыру районның барлык балигъ булган кешеләре өчен ачык. Үзең белән паспорт һәм иминиятләштерү полисы булу шарт. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган менделеевлылар диспансерлаштыру уза алачак. 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә исә диспансерлаштыруны ел саен узу кирәк.
– Район халкының быелгы тикшеренүләрне узуы буенча башлангыч нәтиҗәләр бармы инде?
– Бу чорда өлкәннәрне диспансерлаштыру планы 10 96 кеше тәшкил итә. Хәзерге вакытта 1249 кеше тикшерү узды. Эш дәвам итә, без барысын да сәламәтлекне тикшерү өчен вакыт табарга чакырабыз.
– Быелдан диспансерлаштыру программасында яңалыклар пәйда булды. Бу хакта тулырак сөйләгез әле.
– Әйе, тикшеренүләр исемлеге киңәйде. Төп үзгәрешләр йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын иртә диагностикалауга кагыла:

18 яшьтән 40 яшькә кадәрге барлык пациентларның канында липопротеид (а) дәрәҗәсе бер тапкыр тикшереләчәк.

Бу атеросклероз үсеше куркынычын бәяләү өчен мөһим анализ. 18-39 яшьлекләр төркеме өчен мондый тикшеренү алты елга бер, ә кырык яшьтән өлкән пациентлар өчен өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Репродуктив диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызлар өчен (21-49 яшь) яңа скрининг кертелде: биш елга бер тапкыр яман шеш куркынычы югары булган кеше папилломасы вирусы ДНКсын ачыклауга анализ алына. Бу аналык муентыгы рагын профилактикалау өчен эшләнә. Әгәр нәтиҗә уңай булса, өстәмә цитологик тикшерү билгеләнә.

Моннан тыш, хәзер артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны күзәтү аерым очракларда дистанцион рәвештә, телемедицина технологияләрен кулланып үткәрелергә мөмкин.
– Стандарт диспансерлаштыру нәрсәләрдән тора? Тикшерүнең беренче этабына нәрсәләр керә?
– Беренче этап – бу скрининг, ул үз эченә сораштыру (анкета тутыру), кан басымын үлчәү, буй-авырлыкны, тән массасы индексын билгеләүне ала. Шулай ук канның гомуми анализы, шикәр, холестерин һәм липид профилен бәяләү, яшерен канга нәҗес анализы керә. Инструменталь диагностикадан: ЭКГ, флюорография, күз эче басымын үлчәү каралган. Хатын-кызлар өчен гинеколог каравы һәм маммография (өлкәнрәк төркемнәр өчен) мәҗбүри. 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар (45, 50, 55, 60, 64 яшьләрдә) простата бизе патологиясен ачыклау өчен ПСАга кан анализы тапшыра.
– Беренче этапта табиб тайпылышлар тапса, алга таба нәрсә була?
– Мондый очракта пациент икенче этапка җибәрелә. Бу – тар белгечләр консультациясе һәм өстәмә диагностик тикшеренүләр.
– Дамира Харисовна, кешене берни дә борчымаса, диспансерлаштыру узарга кирәкме? Сезнең теләкләрегез.
– Алга таба калдырмагыз, авырта башлаганын көтмәгез. Диспансерлаштыруның төп максаты – авыруны иртә стадиядә, кеше үзен әйбәт хис иткәндә һәм куркынычлар турында белмәгәндә ачыклау. Статистика үзе сөйли: 2025 ел нәтиҗәләре буенча татарстанлыларда 100 меңнән артык авыру табылган, ә һәр унынчы кешедә ул кадәр үк белмәгән чирләрнең үсеш куркынычы ачыкланган. Заманча медицина авыруларны вакытында ачыклаганда, аларны уңышлы дәваларга яки контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Белешмә

Барлык процедуралар иминиятләштерү полисы буенча бушлай һәм «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев