Кешеләргә хезмәт итү – йөрәк кушуы
Табиб һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтлеләрнең берсе булып килде, чөнки сәламәтлектән дә кадерле нәрсә юк. Габибулла Ахмедов озак еллар үз гомерен нәкъ менә шул изге эшкә – кешеләрне дәвалауга багышлады.
Габибулла Багамаевич – Иҗтимагый совет әгъзасы, районның Мактаулы гражданины, Менделеевск үзәк район хастаханәсенең элеккеге баш табибы, ветераннар Советы рәисе.
Ул үз гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә һәм табиб һөнәренең абруен ныгытуга багышлады. Аның һөнәри осталыгы, тормыш тәҗрибәсе, җаваплылыгы һәм үз эшенә тугрылыгы район халкының һәм хезмәттәшләренең чын хөрмәтен казанды.
Г. Ахмедов эшкә килеп, ак халатын кигән еллар эчендә, безнең шәһәрнең һәр өлкән кешесе ким дигәндә бер тапкыр аның кабул итүендә булгандыр. Авыруын сизеп, пациентлар нәкъ менә аңа килделәр. Ә Габибулла Багамаевич барлык өлкәләрдә дә «коралланган», ул киң колачлы медицина белеменә ия. Эш дәвамында кешеләргә карата игътибарлылык, җаваплылык һәм сабырлык аның «визит карточкасына» әйләнде.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы буларак, ул җитештерү мәсьәләләрен тиз арада хәл итте, районның сәламәтлек саклау системасын камилләштерде, хезмәттәшләре турында кайгыртты.
Медицина хезмәткәрләре көне – Г. Ахмедовка барлык пациентлар исеменнән рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп. Чөнки аның һөнәри осталыгы, үз эшенә тугрылыгы, җан җылысы һәм кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте күпләргә актив тормышка кире кайтырга, иртәгеге көнгә ышаныч табарга, тормыш шатлыгын яңадан тоярга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев