Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Киләсе атнадан Татарстанда коронавирустан вакцинаны йоткылык аша ясый башлыйлар

Ике компонентлы вакцина , өч атна аерма белән ясала.

Киләсе атнадан Татарстанлыларга коронавирустан Спутник V вакцинасын борын аша (назаль вакцина) ясата алачаклар дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Алар Татарстанның атомайзерлар, ягъни препаратны йоткылык өслегенә сиптерә торган махсус, җайланмалар сатып алуын хәбәр итә.

Ике компонентлы вакцина , өч атна аерма белән ясала.

Министрлык коронавирус йоктыручылар саны көн саен арта баруын әйтә. Табиблар вакцинаның беренче дозасын инъекция рәвешендә, ә икенчесен борын аша ясарга киңәш итә. Алар фикеренчә вакөинаны борын куышлыгы аша кертү психологик яктан җиңелерәк кичерелә.

 

Назаль вакцинаның өстенлеген табиблар психологик яктан күрә – борын куышлыгы аша кертү инъекциягә караганда җиңелрәк кичерелә.

Фото-превью: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев