Сәламәтлек

Менделеевск табиблары Covid-19 белән бәйле авыруларны дәвалыйлар

Медицина белгечләре Яр Чаллыдагы хастаханәләрнең берсендә хезмәт куялар.

Алар –табиб анестезиолог-реаниматолог Илнар Вәлиев һәм шәфкать туташы-анестезист Эльмира Шәйхиева.

– Бу безнең шәхси, мөстәкыйль карарыбыз, – диләр медицина хезмәткәрләре. – Хәзерге шартларда ярдәм кирәклеген аңлыйбыз һәм аны күрсәтергә әзербез.

Татарстанда дүрт меңнән артык медицина хезмәткәре Covid-19 яңа төр коронавирус инфекциясен йоктыручыларга ярдәм күрсәтә. Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.


Нет комментариев