Сәламәтлек

Менделеевскида күзәтү астында 10 кеше исәпләнә

Бүгенге көндә шәһәрдә коронавирустан зарарланучылар теркәлмәгән.

Бу турыда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаба утырышында белдерде.

— Табиб күзәтүе астында 10 кеше исәпләнә. Өйдән сәбәпсез урамга чыгып йөрмәгез. Үзегезне һәм тирә-юньдәге кешеләрне саклагыз, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, өйләрегездә, фатирларыгызда булыгыз, − дип халыкка мөрәҗәгать итә Оксана Алексеевна.


Нет комментариев