Сәламәтлек

Россиядә коронавирус белән авыручыларның иң югары ноктасын кайчан көтәргә

Россиядә эпидемиянең югары ноктасы май уртасында булырга мөмкин.

Бу турыда Россия кулланучылар күзәтчелеге эпидемиологиясенең Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин сылтамасына таянып, «Известия» яза.

Аның билгеләвенчә, бүгенге көндә чикләү чаралары ярдәмендә илдә COVID-19 белән авыручылар буенча уңай динамика күзәтелә.

«Безнең карашка, пик вакыты май уртасына туры килә», — ди эксперт.

Акимкин хәбәр итүенчә, югары ноктага җиткәч, авыручылар саны кимиячәк, моңа табигый һәм социаль факторлар йогынты күрсәтәчәк.


Нет комментариев