Вакцина ковидны җиңәчәк
Сәламәтлек

Вакцина ковидны җиңәчәк

Үзәк больницаның күчмә бригадасы редакция хезмәткәрләре һәм әбүнәчеләр өчен вакцинация үткәрде.

Алар COVID-19тан вакцинаның икенче компонентын алды. Медиклар прививкага килүчеләргә тикшерү үткәрделәр, тәкъдимнәр бирделәр.

— Беренче прививканы яхшы кичердем, икенчесенә курыкмыйча килдем. Мондый мөмкинлеккә шат, — ди Рәис Заһретдинов.

— Прививканы сәламәтлегемне кайгырту максатыннан ясадым. Вакцинациядән куркырга кирәкми — көчле авырудан катлауланулар алганчы профилактик чараларны алдан күрү яхшырак, — дип бүлеште Надежда Ярославцева.


Нет комментариев