Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Юлда хәле начарланган Татарстан хаҗиясенә Истанбул табиблары операция ясаган

Операция ясау өчен актив рәвештә 12 мең доллар күләмендә акча җыела.

62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыга. Ул Җиддәдән Истанбулга юл тотканда самолетта үзен начар хис итә башлый дип хәбәр итә Татар-информ Татарстан Диния нәзарәтенә сылтама белән. Хәле начарланган Хаҗияне Истанбул хастаханәсендә калдырганнар.

Очыш вакытында авыруга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторының хаҗиларын озата баручы табиблар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә, ә самолет Истанбул аэропортына төшкәч, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, пациентканы җирле клиникага озатуны оештыра.

Төркия табиблары Казан коллегалары күрсәткән ашыгыч ярдәмне югары бәяли һәм аның хәлиткеч булуын атаый. Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә генә таянып, анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш  дөрес карар кабул итәләр. Ханым клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар күрәләр.

Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркия табиблары тиз арада тикшергәч, ашыгыч операция кирәклеген хәбәр итәләр.

Татарстан хаҗилары, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнары, барлык битараф булмаган кешеләр һәм «ДУМ РТ Хаҗ» операторы актив рәвештә кыска вакыт эчендә операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыялар.

Авыру, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында тагын бер атнага дәваланырга калачак икән. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев