Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида «Яңа елча өч баһадир» спектакль-мюзиклы тәкъдим ителде

«Яңа елча өч баһадир» спектакль-мюзиклын Әшрәф Ахунов исемендәге халык театры артистлары уңышлы тәкъдим иттеләр.

Режиссёр-куючы Гөлназ Стрелкова спектакле балаларның күңелен ачарга гына түгел, аларны рус баһадирларының чын тарихына җәлеп итүгә дә юнәлдерелде, батырлык кылырга омтылдыруга һәм изгелек эшләргә өндәде.

Спектакль-мюзикльда 27 бала һәм дүрт өлкән кеше катнашты. Актерларның уеннары әкияти геройлар белән берлектә аларның тормышы белән яшәү мөмкинлеге бирде.

Спектакль яшь тамашачыны әкият дөньясына алып керде.

– Караган вакытта йөздән елмаю китмәде, – дип фикерләре белән уртаклашты Ангелочка образындагы Алиса Борознова.

Ранель Нуриахметовны костюмнар сокландыра.

– Һәр персонажның киеме үзенчәлекле. Алар геройларның характерын ачып сала. Мин үзем чыршы янына Мушкетёр костюмында бардым. Үземне кыю һәм батыр дип хис итәм.

Спектакль сәхнә геройлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә очкынлы анимацион программа белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X