Рәис Габдрахманов 1000 тоннага якыная
Районның авыл хуҗалыгы басуларында кызу урак өсте.
Һичшиксез, еш яуган яңгырлар урып-җыю эшләренә комачаулый. Ләкин игенчеләр һава канцеляриясенә бирешергә җыенмыйлар.
23 август иртәсенә 2890 гектарда бөртекле культуралар урылды. Уртача уңыш гектарыннан 20,4 центнер белән 5885 тонна бөртек суктырылды.
– Барлык хуҗалыклар да уҗым культураларын – арыш, бодай, тритикалены урып-җыюны төгәлләделәр, – дип аңлатма бирде Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин. – Әлеге мизгелдә аграрийлар сабан культураларын – солы һәм арпа уруга керештеләр. Алар 5529 гектарны били яисә барлык бөртеклеләр мәйданының 44 процентын.
Агымдагы елның урып-җыю чорында бөртеклеләрдән иң югары уңыш “Менделеево-Агро” ҖЧҖендә – гектарыннан 25 центнер. Алардан Альберт Смирнов КФХ калышмый, уңыш гектарыннан 23 центнер тәшкил итә. Әлеге хуҗалыкта иң яхшы комбайнчы Рәис Габдрахманов эшли. Ул “Дон-1500” кыр корабында 900 тоннадан артык бөртек суктырды.
– Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кыска вакытта иген уңышын җыеп алуны максат итеп куялар, – дип билгеләде идарәнең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Нурия Сәйфетдинова. – Ашлыкка бәяләр арту 2018 елда 151 процент тәшкил итте. Аграрийлар җитештергән продукцияне сату өчен сентябрьдә бәяләр динамикасы җәлеп итәрлек булыр дигән өметтә яшиләр. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә сизелерлек йогынты ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев