Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Җыеннар дәвам итә

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Ижевка Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, җирлек башлыгы Валентина Пономарева болай дип белдерде: - Авыл җирлегендә халык яшәешен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җирлек инфраструктурасына балалар бакчасы, мәктәп, ФАП, почта бүлекчәсе керә. Ижевкада 1010 кеше яши. Узган елда авылга 11 гаилә күчеп килгән....

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.

Ижевка

Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, җирлек башлыгы Валентина Пономарева болай дип белдерде:
- Авыл җирлегендә халык яшәешен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җирлек инфраструктурасына балалар бакчасы, мәктәп, ФАП, почта бүлекчәсе керә. Ижевкада 1010 кеше яши. Узган елда авылга 11 гаилә күчеп килгән.
Ижевка халкына клуб кирәк. Кешеләрне маршрут автобусларының җитәрлек булмавы да борчый.
- Бигрәк тә кичке сәгатьләрдә шәһәрдән авылга кайтуы кыен, - диделәр җыенда катнашучылар.
Урамнарны яктырту тиешле дәрәҗәдә түгел. Күпкатлы йортлар подъездларын ремонтлау турында да сораулар бирделәр.
Ижевка авыл җирлеге Советы депутаты, тарих укытучысы Василий Краснов Россиядә Тарих елы уңаеннан җирлек елъязмасына кертелгән әһәмиятле вакыйгаларга тукталды.
- 2011 елда мемориал комплексны яңарту мактаулы гамәл булды, - дип белдерде Василий Васильевич.
Полициянең участок вәкиле Валерий Вәлиев узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, ижевкалыларны җинаятьчелекне булдырмау, хокук бозуны профилактикалау өчен хезмәттәшлеккә чакырды.
Җыенда коммуналь хезмәтләргә түләүне җыйнау, чүп түгү өчен махсус мәйданчыклар булдыру, хуҗасыз этләр проблемалары да күтәрелде.
Район җитәкчесе Игорь Привалов йомгаклау сүзендә күпкатлы йортларны ремонтлау, үзәк хастаханәдә хезмәт күрсәтү сыйфаты, янгыннан сак дпосын булдыру турындагы сорауларга җавап бирде, озакламый Ижевкада клуб төзелеше башланачагын белдерде.

Тихоново

Тихоново авылы җирлегендә узган халык җыенында район җитәкчесе Игорь Привалов, ТР Баш суд приставы Хәмит Шәрипов, предприятие, оешма, учреждениеләр, башкарма комитетның бүлек һәм службалары җитәкчеләре катнашты.
Җирлек башлыгы Екатерина Филатова узган елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Җирлек составына ике торак пункт - Тихоново һәм Салтыковка авыллары керә. 268 йорт хуҗалыгында 815 кеше яши. Шул исәптә 170 - пенсионер, 63 - мәктәп укучысы. Узган елда биш бала туган була, ун кеше вафат булган. Миграцион күчеш дәвам итә, күчеп килүчеләр саны китүчеләрдән артыграк.
Ел дәвамында 12 утырыш үткәрелгән, 31 мәсьәлә тикшерелгән. Барлыгы 517 белешмә бирелгән. Җирлек бюджеты 100,3% ка үтәлгән.
Милек буларак җир участокларын рәсмиләштерү буенча эш активлаштырылды. 2011 елда ике гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ташламалы кредит алды. Җирлек территориясендә яшәүчеләр барлыгы 38 кредит рәсмиләштерде. Шәхси хуҗалыкларда 85 баш мөгезле эре терлек, шул исәптә 38 савым сыер исәпләнә. Кошчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Тихоново җирлегендә урта мәктәп, балалар бакчасы, өч кибет, ФАП, элемтә бүлеге һәм китапханә эшли. Тугыз эшмәкәр төрле өлкәдә кече бизнес белән шөгыльләнә. Бер гаилә фермасы оешкан.
Проблемалар да җитәрлек: халыкны су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, күпкатлы йортларда канализация челтәрен алыштыру һәм башка мәсьәләләр. Авылдагы "Тихоновосервис" торак хуҗалары иптәшлеге эшчәнлеген тәртипкә саласы бар.
Район җитәкчесе проблемалы мәсьәләләрне контрольгә алды һәм тиешле службаларга аларны хәл итү юлларын эзләүне йөкләде.
Полициянең участок вәкиле Геннадий Евдокимов территориядәге оператив хәл, хокук бозу очракларын кисәтү һәм җинаятьчелекне профилактикалау турында сөйләде.
Чыгышларны йомгаклап, Игорь Анатольевич булачак Президент сайлаулары мәсьәләсенә тукталды, Тихоново җирлеге халкын гражданлык бурычын үтәүдә активлык күрсәтергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары авыллар ќыены

2
X