Балага янаган өчен хөкем ителгән
Өйдәшенең улын үтерү белән янаган 47 яшьлек менделеевлы М.га хөкем карары чыгарылды. Бу турыда ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд тыңлаулары барышында ачыкланганча, 20 июльдә Монай авылында М. исерек хәлдә өйдәше белән талаша. Конфликт вакытында ир пычак алып, өйдәшенең сигез яшьлек улына үтерү белән яный башлый. Соңыннан М. гаебен...
Өйдәшенең улын үтерү белән янаган 47 яшьлек менделеевлы М.га хөкем карары чыгарылды. Бу турыда ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суд тыңлаулары барышында ачыкланганча, 20 июльдә Монай авылында М. исерек хәлдә өйдәше белән талаша. Конфликт вакытында ир пычак алып, өйдәшенең сигез яшьлек улына үтерү белән яный башлый.
Соңыннан М. гаебен тулаем таный. Суд аңа ун ай сынау срогы белән шул ук вакытка шартлыча ирегеннән мәхрүм итү кебек җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев