Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

«Мин гафу итә беләм!»

Денис энекәшенә шундый ультиматум куя — әгәр дә аның белән спиртлы эчемлек эчмәсә, ул полициягә хәбәр итәчәк.

Салкын ноябрь ае. Игорь ял көннәренең берсен өйдә үткәрергә карар кыла. Шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытта, өлкән абыйсы Денис эштә була, ә әнисе хастаханәдә дәвалана.

Кичен абыйсы эшеннән кайта, ләкин буш кул белән түгел. Үзе белән бер ярты аракы алган була. Берничә рюмка эчкәннән соң, Игорьгә үзенә компания булдырырга тәкъдим ясый. Энесе аңа кушылудан баш тарта, моны көн дәвамында өйдә сакланган каннабис (марихуана) тартуы белән аңлата. Ләкин Денис моның белән ризалашырга ашыкмый, энекәшенә «аның белән спиртлы эчемлек эчмәсә, полициягә хәбәр итәм»- дигән ультиматум куя. Бу сүзенә Игорь болай дип җавап бирә: «Кая телисең, шунда шалтырат».


Район суды хөкем иткәннән соң, Игорь РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе (наркотикларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү өчен) 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табыла. Аңа 250 сәгать дәвамында мәҗбүри эшләр төрендә җәза билгеләнә.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң, суд процессында катнашучылар үз эшләре белән таралган вакытта, адвокат якланучысыннан булган хәлләргә мөнәсәбәте белән кызыксына. Бу соравына ул зирәк җавап ишетә: «Мин гафу итә беләм!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев