Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенник корбаны булмас өчен ни эшләргә

Республика территориясендә социаль мошенниклык очраклары ешайды. Беренче яртыеллыкта районда 27 шундый ук җинаять теркәлде.

Мошенниклыкның таралган алымнары түбәндәгеләр:

 – кәрәзле элемтә средстволары һәм интернет челтәре куллану – 11 факт,

– телефон буенча алдашу – 10 факт,

– кешенең ышанычын (социаль) яулау – 6 факт.

Акча бирү өчен бәйлек

Полиция статистикасы буенча мошенниклар түбәндәге гамәлләргә таяналар:

 – туганнарының җинаять җаваплылыгыннан азат ителүе,

 – банк картасының блокадалаудан туктавы,

– кулай бәядә ягулык сату,

 – интернет мәйданчыкларында товар сатып алу яисә сату,

– призлар оту,

– “бозымны” бетерү,

 – акчалата яисә пенсия реформасы.

Берничә гади кагыйдә бар:

Полицейскийлар менделеевлыларга мөрәҗәгать итеп аларны сак һәм уяу булырга, әлеге кагыйдәләрне үтәргә өндиләр.

Туганыгыз бәлага юлыккан һәм аңа “ярдәм итү” өчен зур суммада акча кирәк, дип хәбәр итүчеләр сүзләренә ышанмагыз.

Призлар уйнатуда катнашырга, искиткеч яхшы дарулар, приборлар һәм башка әйберләр сатып алырга ризалашмагыз, “түләүсез сыр” турында исегездә тотыгыз.

Штрафлар һәм коммуналь хезмәтләр түләүгә квитанцияләрне игътибар белән тикшерегез.

Бозым яисә күз тиюне бетерәм, күрәзәлек итәм диючеләрнең тәкъдимнәренә риза булмагыз – бу сезнең акчаларга ия булырга яхшы сәбәп.

Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, хәтта алар үзләрен махсус служба, полиция, шифаханә, ТКХ хезмәткәрләре дип танытсалар да. Шалтыратып белегез, әлеге белгечне сезгә җибәргәннәрме-юкмы икәнен.

Банк картасын камап алу турындагы теләсә-нинди хәбәрне үзегезнең банкның кайнар линиясенә шалтыратып тикшерегез.

Таныш булмаган кешеләр сезне туктатып сөйләштеререргә тырышсалар саклык чаралары күрегез.

Әгәр дә сезне алдарга теләүләре турында шикләнәсез икән, полициягә шалтыратырга оялмагыз.

Сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкләр

02 – полиция

112 – Бердәм коткару хезмәте

8(843) 291-20-02 – ЭЭМ ышаныч телефоны

8( 85549) 2-18-59 – Эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте телефоны

Кыскача иң мөһиме турында

Уяу булыгыз һәм мошенниклар кармагына эләкмәгез.

Таныш булмаган кешедән алган мәгълүматның барысын да тикшерегез.

Мошенниклар кайсы службалар һәм учреждениеләр исеменнән сөйләшүләре турында шалтыратып белегез.

Бу хәлләр турында кичекмәстән якыннарыгызга һәм полициягә хәбәр итегез.

Мошенниклар нинди генә алымнар кулланмасыннар, чит кешеләргә акчаларыгызны һәм башка милекләрегезне бирмәгез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев