Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Район суды җинаятьчене бер елга холык төзәтү эшләренә хөкем итте

Суд, карар чыгарганда, аның кече яшьтәге баласы булуын, шулай ук яшь әнинең әлегә кадәр хөкемгә тартылмавын исәпкә алды.

31 яшьлек шәһәрле, туган көнен кавалеры белән бергә үткәреп, бер ятакта төн кунгач, аның джинсы кесәсеннән дүрт мең сум акчасын ала. Ханымның сүзләренчә, апасына бурычы барлыгы исенә төшә һәм ул урлашканда бер нәрсә турында да уйламый. Киткәндә залда тумбада яткан кәрәзле телефонны да эләктерә. Болар аның әлеге гамәлләрен уйлап кылганын исбатлый. Шулай итеп, ир-ат 12 мең сумлык матди зыян күрә.

ТРның атказанган юристы Лидия Коровина рәислегендәге суд утырышында гаепләнүче Н. үз гаебен тулысынча таный һәм үкенә, ирекле рәвештә алдан ук зыянны каплый.

– РФ Җинаять-процессуаль кодексының 76 нчы маддәсе нигезендә, зыян күрүче белән үзара татулашса һәм аңа килгән зыянны капласа беренче мәртәбә зур булмаган яисә уртача авырлыктагы җинаять кылучы зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин, – дип аңлатма бирә Лидия Коровина.

Суд аңа бирелүче җәзаны авырайтучы хәлләрнең булмавын билгеләде, гаепләнүчегә тиешле тәрбияви йогынты күрсәтүне тәэмин итүче, холык төзәтү эшләрен билгеләү юлы белән төзәлү мөмкинлеге турында ныклы карарга килде. Җинаять эшенең фигуранты әлеге вакыйгадан үзенә сабак алырга тиеш. Кагыйдә буларак, хатын-кызлар еш кына бала барлыгына таянып җәзасыз калуга өметләнәләр. Тәрбиядәге балалар судта «йомшартучы хәл» булып санала. Әмма кайбер очракларда баласыз да, ирексез дә калу куркынычы бар. Социаль челтәрләрдә хатын-кызлар белән танышучы ир-атларга бераз башларын эшләтергә кирәк: сез уйлаган гүзәл затмы икән соң ул. Надежда исемле матур кыз «итәкле монстр» да булырга мөмкин. Рандевудан соң уянгач – акча да, мобиль телефон да, дус та юк, ә иң мөһиме, өмет тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев