Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сыйфатсыз шаурма тормышны куркыныч астына куя

Кабымлыклар хезмәтеннән файдаланып менделеевлылар тормышларын куркыныч астына куялар.

Чөнки алар продуктның сыйфаты, нинди шартларда әзерләнүе турында уйламыйлар. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтеп, эшмәкәрләр оештыру эшчәнлегендә күпсанлы санитар-эпидемиологик таләпләрне бозалар. Моны планнан тыш күчмә тикшерү барышында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре ачыклады. Тикшерүчеләрнең күз уңында «Рара Шаурма», «Шаурма» закусочныйлары, «Hot pizza» пиццериясе булды. Планнан тыш күчмә тикшерү барышында «Hot pizza», «Papa Шаурма», «Шаурма» закусочныйларында, егермедән артык санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуы ачыкланды.

ТР атказанган юристы Лидия Коровина рәислегендәге суд утырышында бизнесменнар РФ административ хокук бозулар кодексының 6.6 маддәсе нигезендә гаепле дип табылдылар, аларга 90 тәүлеккә эшчәнлекләрен туктату төрендәге җәза билгеләнде.

Эшмәкәрләр намуслы һәм гадел булырлар дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев