Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фестиваль талантлар барлый

"Гасырлардан күчкән моңнар" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" ҖЧҖ хезмәткәрләре искиткеч концерт программасы әзерләделәр. Концертны "Мин Советлар Союзында тудым" исемле хореографик композиция ачты, аның ярдәмендә үзешчән артистлар төрле төстәге костюмнар һәм ритмлы хәрәкәтләр аша илебез халыкларының милли үзенчәлекләрен төсмерләделәр. Һәр чыгыш экранда тарихи вакыйгаларны сурәтләгән фотослайдлар белән үрелеп...

"Гасырлардан күчкән моңнар" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале кысаларында "Менделеевсказот" ҖЧҖ хезмәткәрләре искиткеч концерт программасы әзерләделәр.
Концертны "Мин Советлар Союзында тудым" исемле хореографик композиция ачты, аның ярдәмендә үзешчән артистлар төрле төстәге костюмнар һәм ритмлы хәрәкәтләр аша илебез халыкларының милли үзенчәлекләрен төсмерләделәр. Һәр чыгыш экранда тарихи вакыйгаларны сурәтләгән фотослайдлар белән үрелеп барды.
Вокалга зур игътибар бирелде. Концерт программасы заманча, халык, авторлык һәм ретро җырларга бай булды. А.Евдокимова, Н.Макаров, В.Газизова, Э.Вильданова, М.Саканян көчле һәм моңлы тавышлары белән халыкны шаккаттырдылар. Е.Аликина һәм Ю.Гудовских башкаруында "Ана көтә" исемле театральләштерелгән тамаша залдагыларны битараф калдырмады.
Заводлылар оригиналь биюләре белән дә аерылып тордылар. Хореографик төркемнең һәр хәрәкәте грация, төгәл такт, пластика осталыгын чагылдырды. Сәхнә күренешләре заман проблемаларына һәм юморга багышланды. Н.Камаев, И.Шәрәфетдинов, Р.Гатауллин "Сөеклем өчен автомобиль" һәм "Атаклы сыер" миниатюралары белән менделеевлыларның игътибарын җәлеп иттеләр. В.Шалаумов һәм Н.Камаев үзләре иҗат иткән шигырь юлларын укыдылар.
"Менделеевсказот" предприятиесе генераль директоры Фирдис Абдрахманов фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул чыгышларның зур осталык белән башкарылуын билгеләп үтте. Кичәнең йомгаклау өлешендә вокал осталары "Бәхет кошы" җырын башкардылар. Концерт программасын Наталья Щербакова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђдђният