Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кәеф ничек? Бик яхшы!

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае татар сәнгатен яратучыларны "Кәеф ничек?" исемле тамашага җыйды. "Талларым" татар эстрада җыры ансамбле һәм Ә.Ахунов исемендәге татар халык театры менделеевлыларга отчет концертын тәкъдим итте. "Талларым" ансамблен Клара Галләмова җитәкли. Төркем һәрдаим районкүләм чараларда актив катнаша. Ансамбльгә халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр йөри. Мәсәлән, Гөлнара Гарипова -...

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае татар сәнгатен яратучыларны "Кәеф ничек?" исемле тамашага җыйды.
"Талларым" татар эстрада җыры ансамбле һәм Ә.Ахунов исемендәге татар халык театры менделеевлыларга отчет концертын тәкъдим итте.
"Талларым" ансамблен Клара Галләмова җитәкли. Төркем һәрдаим районкүләм чараларда актив катнаша. Ансамбльгә халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр йөри. Мәсәлән, Гөлнара Гарипова - үзәк больница хезмәткәре. Ул кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Кабатланмас тавышы, заманча җырлары үз тамашачысын тапкан. Гөлнара бу юлы да залдагыларны яңа композицияләр белән сөендерде. Гөлнара Шәймәрдәнова исеме дә менделеевлыларга яхшы таныш. Ул "Нептун" бассейнында эшли. Халык иҗаты фестивальләрендә даими катнаша, җиңүләр яулый. Бу юлы да җырлары көчле алкышларга күмелде.
Клара Галләмованың һәм ансамбльнең иҗади эшчәнлеге мәдәният сарае администрациясенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Шундый ук бүләккә Ә.Ахунов исемендәге татар халык театры да лаек булды. Аны хәзер Раушан Гатауллин җитәкли. Уйный, бии, җырлый, көлдерә - Раушанны шулай характерлап була. Театрның юморлы сәхнә күренешләре җыелганнар күңеленә хуш килде. Раушан Гатауллин, Наил Камаев, Илнар Шәрәфетдинов, Гөлүзә Гыйләҗетдинова рольләрне зур осталык белән башкардылар.
Артистларны тәбрикләгән мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов аларның чыгышларын югары бәяләде, алга таба да уңышлар теләде һәм 25 ел сәхнә тоткан үзешчән Наил Камаевка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары