Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Концерт белән кунакта

Шимбә көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" рус җырлары ансамбле (җитәкчесе Инна Килеева), Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты "Магия" халык биюе төркеме (җитәкчесе Марина Петленко) Ижёвка авылы тамашачысы алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясап, онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар. Озак көткәннән соң республика президенты программасы кысаларында төзелгән яңа объект - авыл...

Шимбә көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" рус җырлары ансамбле (җитәкчесе Инна Килеева), Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты "Магия" халык биюе төркеме (җитәкчесе Марина Петленко) Ижёвка авылы тамашачысы алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясап, онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар.
Озак көткәннән соң республика президенты программасы кысаларында төзелгән яңа объект - авыл мәдәният йорты ишекләрен ачу белән бәйле тарихи вакыйгага бер елдан артык кына вакыт үтте. Шушы дәвердә зур энтузиазм белән эшкә керешкән талантлы җитәкче Алла Затирко эгидасында клубта күпсанлы кызыклы чаралар уздырыла. Авыл халкы, кайткан кунаклар ял итәргә, бер-берсе белән аралашырга, кәефләрен яхшыртырга бик теләп йөриләр. Һәм моның өчен генә дә түгел.
Иҗат яратучылар, шөгыльләре буенча берләшеп, төрле түгәрәкләр, вокаль һәм хореография ансамбльләре оештырдылар. Ижёвка шагыйрәсе, моңлы тавышлы Людмила Галкина "Вечерушки" вокаль коллективын туплады. "Конфетти" хореография студиясен җитәкләүче педагог Ксения Веклич биюләр өйрәтүгә бөтен күңелен бирә.
Бүгенге көндә бу ике ансамбль авыл халкының горурлыгы булып тора, бер генә чара да алардан башка узмый. Шимбә кичендә алар тырышлыгы белән мәдәният үзәге сәхнәсе искиткеч матур утлар белән балкыды. Артистларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. Менделеевск шәһәреннән килгән мөлаем алып баручы Екатерина Задоркина билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республиканы концертлар чорнап алган. Алар, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт йөзеннән, яңа клубларда уза һәм тәҗрибә уртаклашу, иҗади эшчәнлек белән танышу өчен сәбәпче булып тора.
Концертта ялгыз чыгышларга да урын бирелде. Вячеслав Бәйрәмгулов, Инна Килеева, Галина Богданова, Александр Гоголев, Валентина Пономарёва иң отышлы номерларын башкардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов Зәйдән килгән кунакларга очкынлы бию композицияләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сез тамашачыга шатлыклы мизгелләр бүләк иттегез. Менделеевлылар да яхшы тәэсир калдырдылар. Чара чын иҗат һәм сәнгать бәйрәменә әверелде, - диде ул.
- Зур биналар төзергә мөмкин, әмма анда күңел биреп ихластан эшләүчеләр булмаса, халык клубка йөрмәячәк. Сезгә энтузиазмыгызны саклап калуыгызны, һәркемгә талантын үстерү өчен мөмкинлекләр булуын телим. Изгелек күбрәк булган саен, дөнья да тотрыклырак, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров.
- Без бер генә чараны да калдырмыйбыз. Халык өчен хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт, - ди почта элемтәсе ветераны Гөлчирә Закирова.
- Клуб булмаса, өнендәге аю кебек өйдә утырыр идек әле, - дип сүзгә кушыла "Ижминводы" санаторие ветераны Татьяна Харитонова.

Лариса Кривилёва

Александр Владимиров фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка Менделеевск яналыклары