Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музей үзгәрүчән дөньяда

2012 елда Халыкара музейлар көненең 35 еллыгы билгеләп үтелә, һәм ул көннең быелгы темасы: "Үзгәрүчән дөньяда музей. Яңа чакырулар, яңа иҗади күтәренкелеген". Һәр елны 18 майда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Һәм кемнәр шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена чираттагы походны көтә, шулай Лувр һәм Эрмитажның сирәк очрый торган...

2012 елда Халыкара музейлар көненең 35 еллыгы билгеләп үтелә, һәм ул көннең быелгы темасы: "Үзгәрүчән дөньяда музей. Яңа чакырулар, яңа иҗади күтәренкелеген".
Һәр елны 18 майда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Һәм кемнәр шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена чираттагы походны көтә, шулай Лувр һәм Эрмитажның сирәк очрый торган экспонатларын карау турында хыяллана - аларның да бүгенге бәйрәмдә өлеше бар.
Җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен музейлар аша белдерә дип саныйлар, моның белән килешмәү мөмкин түгел. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен саклап, музейлар фәнни-агарту һәм белем-тәрбия өлкәсендә күләмле эш башкара.
Быелгы ел музей һәм аның хезмәткәрләре өчен катлаулы ел булды. 11 апрельдән 14 апрельгә кадәр бинаны су басты. Ташу сулары критик ноктага - 1,5 метрга кадәр күтәрелде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае (Л.Галиева), "Юность" район мәдәният йорты (Р.Фәрхетдинова), үзәк китапханә системасы (Л.Красноперова), коллективлары шәһәр һәм район халкы ташудан соң төзекләндерү, чистарту эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Музей меценаты И.Гобәйдуллинаның матди ярдәме дә бик урынлы булды. Эшмәкәр А.Масленков яңа җиһазлар бүләк итте. Музей хезмәткәрләре авыр вакытта матди һәм рухи булышлык күрсәткәннәргә бик рәхмәтле.
Бүгенге көндә туган якны өйрәнү музее төрле яшьтәге мәктәп укучысыннан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр үзендә кабул итәргә әзер. Анда "Ушков кунакханәсе", "Тихогорье, Кама, Пастернак", "Хәрби дан залы", "Сәүдә һәм эшмәкәрлек тарихы", "Диннәр тарихы, заманча караш", "Алтын шәһәрләр. Үткән һәм бүгенге заман арасы" исемле күргәзмәләр белән танышырга мөмкин. Барлык музейлардагы кебек төп эшчәнлек - фондны баету. 1 майга музей фондында 17 меңнән артык экспонат исәпләнә.
Традиция буенча 2012 елның 18 маенда музей ишекләре килүчеләр өчен ачык.
Тарих, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы, Коръән елына багышланган "бүләк итү" хәйрия акциясенә дә шул көнне старт бирелә.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан музей хезмәткәрләре район һәм шәһәр халкын ихлас күңелдән котлыйлар, бар кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет, киләчәккә ныклы ышаныч, мәдәни мирасны саклау һәм аннан файдалану өлкәсендә уңышлар, һәм иң мөһиме - иҗат кешеләренең барлык башлангычларын, идеяләрен гамәлгә ашырырлык күңел күтәренкелеге телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђдђният