Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Учреждениеләр грант алды

Менделеевск мәдәният учреждениеләре 2013 елда кабат "РИТЭК" ААҖ һәм"ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде. "Юность" район мәдәният йортының Ижёвка авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко эшләгән "Изгелек кылырга ашыгыгыз!" проекты "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Конкурсны оештыручылар проект авторлары сораган 300 мең сум грантны...

Менделеевск мәдәният учреждениеләре 2013 елда кабат "РИТЭК" ААҖ һәм"ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде.
"Юность" район мәдәният йортының Ижёвка авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко эшләгән "Изгелек кылырга ашыгыгыз!" проекты "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Конкурсны оештыручылар проект авторлары сораган 300 мең сум грантны ярты миллионга кадәр күтәрде. Ижёвка мәдәният йортының бай эш тәҗрибәсе нигезендә социаль партнёрлар җәлеп итеп халык белән эшләү буенча киңәйтелгән программа булдырылды. Грант техник тәэмин итү, сәхнә киемнәре ясау һ.б.лар буенча күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Конкурста абсолют җиңүчеләр дипломнары 14 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" ААҖ хәйрия фондлары җитәкчеләре катнашында Универсиада авылындагы халыкара мәгълүмат үзәгендә тантаналы төстә тапшырылды.
Үзәк китапханә системасы (Альбина Попова, Людмила Краснопёрова) иҗат коллективы шулай ук социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды һәм грант алды.
Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесенә республика конкурсында 100 мең сум грант алган Тихоново мәдәният йорты, Ижёвка авылы китапханәчесе Гүзәлия Гәрәева җиңүчеләр булды. Соңгысына 50 мең сум грант бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка Менделеевск яналыклары