Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каенның яраларын дәвалыйбыз

3 нче мәктәпнең "Экоpeople" экологик түгәрәге узган елда "Үзем яши торган шәһәр" исемле эшләнмә белән РИТЭК социаль проектлар конкурсында грантка ия булды. Акчаларга алар төсле принтер, фото һәм видеоаппаратура сатып алдылар, шулай итеп экологик агитация алып бару мөмкинлекләре артты. "Нәкъ менә экологик түгәрәк алып баруга сезне нәрсә этәрде?" дигән срауга...

3 нче мәктәпнең "Экоpeople" экологик түгәрәге узган елда "Үзем яши торган шәһәр" исемле эшләнмә белән РИТЭК социаль проектлар конкурсында грантка ия булды.
Акчаларга алар төсле принтер, фото һәм видеоаппаратура сатып алдылар, шулай итеп экологик агитация алып бару мөмкинлекләре артты.
"Нәкъ менә экологик түгәрәк алып баруга сезне нәрсә этәрде?" дигән срауга 3 нче мәктәпнең директор урынбасары, биология укытучысы А.Максютина болай җавап бирде:
- Мин - үз төбәгемнең патриоты һәм актив гражданлык позициясен, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне гомуми бурычыбыз дип саныйм.
Педагог фикеренчә, халыкта үзе яшәгән шәһәргә уңай мөнәсәбәт, экологик культура тәрбияләү зарур. Менделеевлылар булдырган танылган шәһәр читендәге каенлык - шуңа мисал. Хәзер мәктәп укучылары "Каенлык аланы проблемалары" проектын эшлиләр, бу матур, кеше кулы белән эшләнгән оазисны табигатьне "яратучы"лардан саклап калу өчен тырышалар. Быел каен суын җыючылардан соң калган агач кәүсәләрендәге җәрәхәтләрне сыладылар.
Яшь экологларның "Мәктәбебез - гөлбакча" исемле проекты хисабына белем учреждениесе территориясе күзгә күренеп үзгәрде, узып баручыларны һәм коллективны куандыра, балаларда төзекләндерүне дәвам итүгә этәргеч ясый. Мәктәп укучылары подъездлар торышын тәртипкә китерү юнәлешендә дә эшчәнлек алып барырга ниятлиләр. Бу максатка алар йорт комитетлары рәисләрен, анда яшәүче битараф булмаган кешеләрне җәлеп итәргә уйлыйлар.
- Укучылар мондый проектларда бик теләп катнашалар, - дип сөйли Алсу Илдусовна, ләкин, эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, власть органнарының, экологик службаларның хуплавын һәм матди ярдәмен тоярга телибез. Экологик хәрәкәтнең эшчәнлек кыры күпьяклы, аның тәрбияви роле дә зур, әмма балалар үзләренең тырышлыгын өлкәннәрнең дә бәяләвен тойсалар, яхшырак булыр иде.дәвалыйбыз
3 нче мәктәпнең "Экоpeople" экологик түгәрәге узган елда "Үзем яши торган шәһәр" исемле эшләнмә белән РИТЭК социаль проектлар конкурсында грантка ия булды.
Акчаларга алар төсле принтер, фото һәм видеоаппаратура сатып алдылар, шулай итеп экологик агитация алып бару мөмкинлекләре артты.
"Нәкъ менә экологик түгәрәк алып баруга сезне нәрсә этәрде?" дигән срауга 3 нче мәктәпнең директор урынбасары, биология укытучысы А.Максютина болай җавап бирде:
- Мин - үз төбәгемнең патриоты һәм актив гражданлык позициясен, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне гомуми бурычыбыз дип саныйм.
Педагог фикеренчә, халыкта үзе яшәгән шәһәргә уңай мөнәсәбәт, экологик культура тәрбияләү зарур. Менделеевлылар булдырган танылган шәһәр читендәге каенлык - шуңа мисал. Хәзер мәктәп укучылары "Каенлык аланы проблемалары" проектын эшлиләр, бу матур, кеше кулы белән эшләнгән оазисны табигатьне "яратучы"лардан саклап калу өчен тырышалар. Быел каен суын җыючылардан соң калган агач кәүсәләрендәге җәрәхәтләрне сыладылар.
Яшь экологларның "Мәктәбебез - гөлбакча" исемле проекты хисабына белем учреждениесе территориясе күзгә күренеп үзгәрде, узып баручыларны һәм коллективны куандыра, балаларда төзекләндерүне дәвам итүгә этәргеч ясый. Мәктәп укучылары подъездлар торышын тәртипкә китерү юнәлешендә дә эшчәнлек алып барырга ниятлиләр. Бу максатка алар йорт комитетлары рәисләрен, анда яшәүче битараф булмаган кешеләрне җәлеп итәргә уйлыйлар.
- Укучылар мондый проектларда бик теләп катнашалар, - дип сөйли Алсу Илдусовна, ләкин, эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, власть органнарының, экологик службаларның хуплавын һәм матди ярдәмен тоярга телибез. Экологик хәрәкәтнең эшчәнлек кыры күпьяклы, аның тәрбияви роле дә зур, әмма балалар үзләренең тырышлыгын өлкәннәрнең дә бәяләвен тойсалар, яхшырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары