Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Куркынычсыз тәгәрмәч

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында 7 нче мәктәптә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2012" конкурс-фестивале үтте. Ул район ЮХИДИ бүлеге (Т.Фазлыев), юл куркынычсызлыгы хәрәкәте фонды (Д.Мещеряков) инициативасы белән оештырылды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 16 команда юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм велосипедта оста йөрү буенча көч сынашты. Ярышка җыелучыларны баш судья Т.Фазлыев,...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында 7 нче мәктәптә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2012" конкурс-фестивале үтте.
Ул район ЮХИДИ бүлеге (Т.Фазлыев), юл куркынычсызлыгы хәрәкәте фонды (Д.Мещеряков) инициативасы белән оештырылды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 16 команда юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм велосипедта оста йөрү буенча көч сынашты.
Ярышка җыелучыларны баш судья Т.Фазлыев, мәгариф идарәсенең баш белгече Т.Зуева сәламләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүнең әһәмиятен билгеләделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Учреждение директоры М.Садыйков укучыларны конкурс шартлары, техника куркынычсызлыгы белән таныштырды, аннан соң сынаулар башланды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча бәйгегә иң яхшы әзерләнүчеләр дип 7 нче мәктәп аталды. Икенче урынга 4 нче мәктәп укучылары чыкты, өченчелекне Турай командасы алды.
Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр - Ижевкадан Илдар Каюмов һәм Рузана Йосыпова. Юлия Иванова (Монаш), Радик Миңнегалиев (Тат.Чаллы) дөрес һәм сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Велосипедта үзләрен "ас" итеп танытучылар - Айнур Мәүлиев (4 нче мәктәп), Элина Хуҗина (7 нче мәктәп). Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђгариф