Алабуга педагогия университетында (КФУ филиалы) Идел буе яшүсмерләр фән-тикшеренү конференциясе узды. Аның эшендә катнашкан 1 нче мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә призлы урыннар алдылар. "Әдәби-сәнгать тикшеренүе" секциясендә иҗат эшен тәкъдим иткән тугызынчы сыйныф укучысы Елена Красноперова I дәрәҗә дипломга ия булды. Аның уңыш яулавына педагоглары Т.Маева һәм Т.Миңнегалиева зур өлеш керткәннәр....
Алабуга педагогия университетында (КФУ филиалы) Идел буе яшүсмерләр фән-тикшеренү конференциясе узды.
Аның эшендә катнашкан 1 нче мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә призлы урыннар алдылар.
"Әдәби-сәнгать тикшеренүе" секциясендә иҗат эшен тәкъдим иткән тугызынчы сыйныф укучысы Елена Красноперова I дәрәҗә дипломга ия булды. Аның уңыш яулавына педагоглары Т.Маева һәм Т.Миңнегалиева зур өлеш керткәннәр. Унынчы сыйныф шәкертләре Нәфис Сираҗетдинов һәм Эмиль Шалаумов "Балалар компьютер иҗатын кулланучы-2012" һәм "Компьютер зачеты" номинацияләрендә икенче урын яуладылар.
Нәфискә шулай ук "web мастер" һәм "Видеомастер" дип аталганында да тиңнәр булмады: ул - беренче. Яшь тикшеренүчеләрне конкурска укытучылары О.Пашкова әзерләгән.
Нет комментариев