Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәүрүзне каршы алдылар

Борынгы төрки-фарсы календаренда 21 март - Яңа ел башы. Шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында яз бәйрәмен үткәрү күптәнге традиция. Чара барышында борынгы гореф-гадәтләр искә төшерелде. Учреждение ишегалдында татар моңы яңгыравы барлык төркемнәрне бергә җыйды. Балалар бәйрәм хуҗалары - Нәүрүз гүзәле (Л.Галиева), Кыш бабай (К.Дашкина) белән бергә халык уеннарында көч...

Борынгы төрки-фарсы календаренда 21 март - Яңа ел башы. Шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында яз бәйрәмен үткәрү күптәнге традиция.
Чара барышында борынгы гореф-гадәтләр искә төшерелде. Учреждение ишегалдында татар моңы яңгыравы барлык төркемнәрне бергә җыйды. Балалар бәйрәм хуҗалары - Нәүрүз гүзәле (Л.Галиева), Кыш бабай (К.Дашкина) белән бергә халык уеннарында көч сынаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Татар халкының дәртле бию көе һәркемне уртага чакырды. Бәйрәм геройлары татлы призларга ия булдылар, ашханә пешекчеләре кечкенәләрне тәмле коймак белән сыйладылар. Нәүрүз бәйрәме мул табынлы, нигъмәтле булырга тиеш, чөнки бу иген уңуга дип юралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары