Ел дәвамында Халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларында, бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар көньякта ялда булып кайттылар.
Анапа шәһәренең "Прометей" сәламәтләндерү лагерына Татарстаннан 200 талант иясе җыелды. Аларны педагоглар озата барды. 12 укучыдан торган Менделеевск төркемен иҗат үзәге остазлары Л.Габдрахманова һәм З.Әхмәдуллина җитәкләде. Биш отряд составындагы лагерь, җәй әзерләгән бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланып,...
Ел дәвамында Халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларында, бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар көньякта ялда булып кайттылар.
Анапа шәһәренең "Прометей" сәламәтләндерү лагерына Татарстаннан 200 талант иясе җыелды. Аларны педагоглар озата барды. 12 укучыдан торган Менделеевск төркемен иҗат үзәге остазлары Л.Габдрахманова һәм З.Әхмәдуллина җитәкләде. Биш отряд составындагы лагерь, җәй әзерләгән бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланып, күңелле көннәр кичерде. Үзенчәлекле иҗади конкурслар, спорт ярышлары, уеннар уңганнарны ачыклады. Безнекеләр иң активлар, осталар буларак еш кына җиңү әләмен күтәргәннәр. "Нептун көне", "Хәтер веногы", "Оста куллар", "Безнең музыка" дигән чаралар бигрәк тә мавыктыргыч узган. Педагоглар һәм өлкән сыйныф укучылары оештырган мастер-класслар балаларга яңа мөмкинлекләр, белем дәрәҗәсен күтәрү очрашуларына әверелгән.
Әлбәттә, диңгездә су коену, кызыну, комнан төзү осталыгын сынау, дискотека түгәрәгендә үзеңне таныту күңелдә иң матур тәэсирләр калдырган. Алда балаларны тагын ике ай мавыктыргыч җәй каникуллары көтә.
Нет комментариев