Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Сәләт” форумында

Биләрдә узган "Сәләт" Халыкара яшьләр мәгариф форумында 45 ил вәкиле катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының II яшьләр үрнәге эгидасында оештырылган чарада ел дәвамында Халыкара, Бөтенроссия, республика олимпиадаларында үзләрен җиңүчеләр итеп таныткан ун менделеевлы да булып кайтты. Делегацияне Балалар иҗаты үзәге бүлеге мөдире Гөлназ Стрелкова җитәкләде. Югары уку йортлары студент-волонтерлары кунакларга изге...

Биләрдә узган "Сәләт" Халыкара яшьләр мәгариф форумында 45 ил вәкиле катнашты.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының II яшьләр үрнәге эгидасында оештырылган чарада ел дәвамында Халыкара, Бөтенроссия, республика олимпиадаларында үзләрен җиңүчеләр итеп таныткан ун менделеевлы да булып кайтты. Делегацияне Балалар иҗаты үзәге бүлеге мөдире Гөлназ Стрелкова җитәкләде.
Югары уку йортлары студент-волонтерлары кунакларга изге тарихи-археологик табигый музей- тыюлык урыннары буйлап экскурсия үткәрделәр.
Балалар һәр көнне кызыклы, нәтиҗәле, күңелле һәм файдалы буларак истә калдырдылар. Бай программа флеш-моб күренеше белән "Сәләттуй", спорт ярышлары - сумо, футбол, иҗади күңел ачу очрашуларын, Татарстан кунаклары парадын үзенә алды. Җыелганнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләве дә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Яшьләр, үз чиратында, Президентка иҗади, рухи һәм физик үсешләре өчен тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләр өчен рәхмәт җиткерделәр.
Ислам университеты профессоры Сердар Демирел яшьләрне Малайзиядә узачак чираттагы форумга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Сђлђт” форумында