Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Юнга”да каникуллар шәп уза

Коррекция мәктәбе лагерына йөрүчеләр шундый фикердә, чөнки начальник Әлфия Гафиятуллина, тәрбияче Алвард Григорян балаларга берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерлиләр. Сигездән унике яшькәчә 13 бала сменаның беренче көнендә "юнга"га багышланды. Чара спорт эстафетасы формасында узды. Иҗат үзәге талантлар барлады, юнгалылар I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Данил Шәяхмәтов "Минем яраткан әкиятем" рәсем конкурсында...

Коррекция мәктәбе лагерына йөрүчеләр шундый фикердә, чөнки начальник Әлфия Гафиятуллина, тәрбияче Алвард Григорян балаларга берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерлиләр.
Сигездән унике яшькәчә 13 бала сменаның беренче көнендә "юнга"га багышланды. Чара спорт эстафетасы формасында узды. Иҗат үзәге талантлар барлады, юнгалылар I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Данил Шәяхмәтов "Минем яраткан әкиятем" рәсем конкурсында җиңде.
Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы экспонатларыннан күргәзмә карау һәм буада аккошларны күзәтү онытылмас тәэсирләр калдырды. Балалар җитди шөгыль турында да онытмыйлар: ишегалдында үскән чәчәкләрне тәрбиялиләр, территорияне чистарталар.
Ял итүчеләр үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлаучы Любовь Стахеевага рәхмәтле. Яшь иҗат сөючеләр "Мисс җәй" шәһәркүләм чарага әзерләнәләр. Каникуллар дәвам итә, балаларны тагын да кызыклы чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ќђйге яллар