19 декабрьдән Менделеевскида “Полиция Кыш Бабае” акциясе башлана
Җәмгыять

19 декабрьдән Менделеевскида “Полиция Кыш Бабае” акциясе башлана

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр балаларына, приютта һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә кием-салым, уенчыклар, китаплар җыюны оештыра. Полицейскийларның бу изге гамәлләренә һәркем кушыла ала. Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек сыйфатларны үз эченә алган әлеге акция 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Физик һәм юридик затларны акциядә катнашырга, мохтаҗ...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр балаларына, приютта һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә кием-салым, уенчыклар, китаплар җыюны оештыра. Полицейскийларның бу изге гамәлләренә һәркем кушыла ала. Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек кебек сыйфатларны үз эченә алган әлеге акция 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Физик һәм юридик затларны акциядә катнашырга, мохтаҗ гаиләләргә иганәчелек ярдәме күрсәтергә чакырабыз.
Балигъ булмаганнар эшләре төркеме инспекторларының контакт телефоны 2-19-48, 306 нчы кабинет.

Менделеевск Менделеевск яңалыклары Шәһәр һәм шәһәрлеләр

Нет комментариев