Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын тантана

Җомга көнне шәһәр загсында уртак тормышларының 50 еллыгын билгеләгән ирле-хатынлы Осяниннарны тәбрикләделәр. Алтын юбилярлар залга Мендельсон маршы яңгыравында, туганнарының һәм коллегаларының алкышлары астында керделәр. Вакыт чәчләренә көмеш кундырса да, алар элеккечә үк бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре белән яшиләр. Юбилярларны тәбрикләү церемониясен загс хезмәткәре Г.Заһретдинова үткәрде. Карпов исемендәге химзавод дирекциясе исеменнән...

Җомга көнне шәһәр загсында уртак тормышларының 50 еллыгын билгеләгән ирле-хатынлы Осяниннарны тәбрикләделәр.
Алтын юбилярлар залга Мендельсон маршы яңгыравында, туганнарының һәм коллегаларының алкышлары астында керделәр. Вакыт чәчләренә көмеш кундырса да, алар элеккечә үк бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре белән яшиләр.
Юбилярларны тәбрикләү церемониясен загс хезмәткәре Г.Заһретдинова үткәрде. Карпов исемендәге химзавод дирекциясе исеменнән профком рәисе урынбасары Т.Метшина, фармакопея цехы цехкомы рәисе Т.Крестьянинова, ветераннар советы әгъзасы Ф.Видяйкина чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар тапшырдылар.
Эшчәнлеген химзавод белән бәйләгән токымлы химик Владимир Фёдоровичка элеккеге коллегаларыннан рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре ишетү күңелле булды.
Аның тормыш иптәше Зинаида Захаровна озак еллар мәктәпкәчә мәгариф системасында музыка җитәкчесе булып эшләгән. Бу көнне аны 10 нчы бакчадан коллегалары котлады. З.Осянина алар өчен эшләү дәверендә дус һәм киңәшче булган.
Марина Комарова башкарган җыр алтын юбилярларга музыкаль бүләк булып яңгырады. Тантана гаилә табыны артында - балалары, оныклары һәм туганнары белән бергә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яћалыклары

2
X