Без тынычлык өчен!
Террорчылык белән көрәштә бердәмлек көне уңаеннан шәһәрдә "Тынычлык күгәрчене" акциясе узды. Йөзләгән менделеевлы акция атрибуты - тынычлык күгәрчене белән Ленин скверына җыелды. Алар террорчылар явызлыгыннан зыян күргәннәрне искә алып барысы бергә Геройлар аллеясыннан Менделеев мәйданына кадәр бардылар. - Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрь Россиянең яңа истәлекле көннәренең берсе. Ул "Россиянең хәрби...
Террорчылык белән көрәштә бердәмлек көне уңаеннан шәһәрдә "Тынычлык күгәрчене" акциясе узды.
Йөзләгән менделеевлы акция атрибуты - тынычлык күгәрчене белән Ленин скверына җыелды. Алар террорчылар явызлыгыннан зыян күргәннәрне искә алып барысы бергә Геройлар аллеясыннан Менделеев мәйданына кадәр бардылар.
- Исегезгә төшерәбез, 3 сентябрь Россиянең яңа истәлекле көннәренең берсе. Ул "Россиянең хәрби даны көннәре" федераль законы белән рәсмиләштерелде. Шуннан алып, бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булганнарны, шулай ук хезмәт бурычларын үтәгәндә башларын салган хокук саклау органнарын тирән сагыш, әрнү белән искә алалар, - диләр оештыручылар - Халыклар дуслыгы йорты, мәдәният Идарәсе, "Бердәм Россия яшьләр гвардиясе", "Татмедиа" АҖ "Менделеевск" МҮ филиалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев