Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биеклек безне куркытмый

Химиклар урамының 10 нчы йортында капиталь ремонт дәвам итә. Планлаштырылган эшләрнең күбесе тәмамланган, йортны җылыту белән биеклектә әшләүчеләр монтажчылар шөгыльләнә. - Җырда җырланганча, Чаллы подряд оешмасы эшчеләре югарыдан безгә сәлам юллый. Объектта алар кайвакыт дүрт кеше, ә гадәти көнне ике кеше эшлиләр. - Без эшчеләрнең элитасы булып саналабыз, - дип...

Химиклар урамының 10 нчы йортында капиталь ремонт дәвам итә. Планлаштырылган эшләрнең күбесе тәмамланган, йортны җылыту белән биеклектә әшләүчеләр монтажчылар шөгыльләнә.
- Җырда җырланганча, Чаллы подряд оешмасы эшчеләре югарыдан безгә сәлам юллый. Объектта алар кайвакыт дүрт кеше, ә гадәти көнне ике кеше эшлиләр.
- Без эшчеләрнең элитасы булып саналабыз, - дип горурлык белән билгеләп үтә биеклектә эшләүче монтажчы Александр Платонов. - Казанда укып кайттык, анда безгә бу эшкә рөхсәт кәгазе бирделәр.
Ул бу һөнәргә автомеханиклар әзерләү техникумы тәмамлап килгән. Куркыныч булса да, эшнең күбрәк акча түләнә торганын сайлаган. Безнең шәһәрдә ир-егетләр биш катлы йортларның фасадын эшләсә, Чаллыда ун катлы йортларда хезмәт куярга туры килә.
- Биеклек безне куркытмый, без аңа ияләнгән. Иң мөһиме - үзеңнең һәм коллегаларыңның куркынычсызлыгын тәэмин итү, моның өчен менү җайланмаларын фасадка ныграк беркетергә, дөрес итеп урнаштырырга кирәк, страховкасыз югарыга менмәскә.
Биеклектә эшләүче монтажчылар, кагыйдә буларак, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләр. Эш вакытының 70-80 процентын алар югарыда үткәрәләр, шунлыктан сәламәт булган йөрәк һәм үпкәләре, яхшы күз күреме һәм вестибуляр аппараты бу эштә генә түгел, стенаның иң биек ноктасында да озаграк тоткарлану мөмкинлеге бирә.
Һава шартлары кулай булу да әһәмияткә ия. Көчле җил һәм яңгыр, каты салкыннар булганда эшләргә ярамый. Әмма график һәм эшне төгәлләү вакытын үтәү зарур. Мисал өчен, Химиклар урамындагы 10 нчы йорт фасадын салкыннар башланганчы төгәлләргә кирәк. Барысын үлчәргә, җылыткыч материал куярга, пар белән изоляция ясарга һәм аксыл көрән төстәге фасплитәләр белән төрергә кирәк. Бу эшләр 1200 квадрат метр мәйданда башкарылырга тиеш.
- Урлашу белән дә көрәшәбез әле. Беренче көннәрне җылыткычларны урладылар, әмма без аларның төргәкләрен таптык һәм кире кайтардык, - ди Александр. Ул кулына коралын ала да эшен дәвам итү өчен югарыга күтәрелү җайланмасы буйлап тизлек белән өскә менә.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары вакыйга