Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак солдатлар хәрби хезмәткә әзер

Шимбә көнне "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча зона ярышлары узды. Спартакиадада хәрби хезмәткә яше җиткән егетләр катнашты. Республиканың безгә якын-тирәдә урнашкан районнар командалары үз шәһәрләре данын якладылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Миронов ярышларда катнашучыларны сәламләде, хәрби комиссар Дамир Вәлиев егетләргә җиңгән команданың Казанда булачак спартакиадада...

Шимбә көнне "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча зона ярышлары узды.


Спартакиадада хәрби хезмәткә яше җиткән егетләр катнашты. Республиканың безгә якын-тирәдә урнашкан районнар командалары үз шәһәрләре данын якладылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Миронов ярышларда катнашучыларны сәламләде, хәрби комиссар Дамир Вәлиев егетләргә җиңгән команданың Казанда булачак спартакиадада катнашу хокукы алуын искәртеп үтте.
Спартакиада "Патриот" клубы шәкертләренең күрсәтмә чыгышлары белән ачылды. Аннан ярышларга старт бирелде. Яшүсмерләр сигез спорт төре буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә егетләрне армия хезмәтенә әзерләүгә зур игътибар бирелүе ачыкланды.
Алабугадан Нәфис Сибгатуллин спецназда (махсус билгеләнештәге часть) хезмәт итәргә тели. Шуның өчен спорт белән тырышып шөгыльләнә, чөнки анда эләгер өчен ныклы сәламәтлек булуы шарт. Ул, гер күтәрүдә көндәшләрен отып, икенче урынга чыкты.
Калашников автоматын сүтеп җыюда менделеевлы Зөлфәт Абдуевка тиңнәр булмады һәм ул беренче урынны яулады. Турникта тартылу һәм комплекслы көч таләп итүче күнекмәләр ясауда Адель Гайфуллин яхшы күрсәткечләргә иреште. Умуд Гулиев, Илькин Мамедрагимов һәм Илдар Сабитов та аңардан калышмадылар. Пневматик винтовкадан ату буенча ярышта Олег Чураев беренче өчлеккә керде. Эстафетаны тапшырып йөгерүдә менделеевлылар өченче урынга чыкты, барлык җыйган баллар саны буенча да алар өченче. Җиңүче кубогына түбәнкамалылар ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга