Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурыч – күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатын күтәрү

Район җитәкчесе Игорь Привалов дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен узган атнага йомгак ясаудан башлады. - Шәһәрдә һәм авылларда 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узды, - диде Игорь Анатольевич, аларны әзерләүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт белдереп. Район электр элемтәсе челтәре эшчәнлеге 2011 елда "Таттелеком" ААҖ филиалының Менделеевск район электр элемтәсе...

Район җитәкчесе Игорь Привалов дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен узган атнага йомгак ясаудан башлады.
- Шәһәрдә һәм авылларда 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узды, - диде Игорь Анатольевич, аларны әзерләүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт белдереп.

Район электр элемтәсе челтәре эшчәнлеге


2011 елда "Таттелеком" ААҖ филиалының Менделеевск район электр элемтәсе челтәре эшчәнлеге һәм 2012 елга үсеш перспективалары турында начальнигы Рафаэль Сәфәров сөйләде.
Менделеевск РУЭСында 41 кеше эшли, алар 15 АТСка, 976 километр элемтә линиясенә хезмәт күрсәтә.
100 шәһәрлегә исәпләгәндә телефон тыгызлыгы 26,8% тәшкил итә, авылларда - 16,5%. 2010 елдан интерактив цифрлы телевидение хезмәтләре күрсәтелә башлады. 2011 елда абонентлык базасы 270 кеше иде, хәзер IР-TVдан 490 абонент файдалана.
РУЭСның узган елдагы эшчәнлеге күрсәткечләрнең динамикалы үсеше белән характерланды. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга алты миллион сумга якын салым түләүләре һәм җыемнар күчерелде.
2011 елда элемтә линияләрен ремонтлауга бер миллион сум сарыф ителде, Механизаторлар, Гаражная, Гагарин, Ленин, Карпов, Б.Нариманова, Вахитов, М.Горький урамнарында һавадан узучы элемтә линияләре җир асты вариантына күчерелде. Отчет чорында районда 3,5 км күзәнәкле-оптик элемтә линиясе сузылды, бу эшләргә 1,4 млн. сум үзләштерелде.
"Электрон белем бирү" проектын тормышка ашыру кысаларында "Таттелеком" ААҖ мәгариф учреждениеләрен Интернет челтәренә тоташтыру эшен актив алып бара. Узган ел 3 нче һәм 4 нче мәктәпләр күзәнәкле-оптик челтәр буенча Интернетка тоташтырылды.
2012 елда районда "Аммоний" заводы аша Монай-Тат.Чаллы, Менделеевск-Абалач юнәлешләрендә күзәнәкле-оптик элемтә челтәре төзеләчәк, Кокшан поселогында, шәһәрнең Б.Нариманова, Малая Лесная һәм Большая Лесная урамнарында җир асты варианты белән сузылган элемтә линияләре ремонтланачак.
Чыгышны йомгаклап, Игорь Привалов болай диде:
- РУЭС коллективы абонентларга күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өстендә эшләргә тиеш. "Таттелеком" ААҖ җитәкчелеге белән килешенү нигезендә, бинаның фасадын ремонтлау өчен средстволар бүлеп бирәчәкбез.

"Мастер" ҖЧҖ эшчәнлеге турында


Бу турыда мәгълүмат белән директоры Әнис Хәсәнов таныштырды.
"Мастер" ҖЧҖ 1997 елның октябрендә оешты. Предприятие районда һәм аннан читтәге объектларда төзелеш, бизәү һәм монтажлау эшләрен башкара.
2011 елда җәмгыять 10 нчы балалар бакчасында, 1 нче гимназиядә, С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда, Яңабирде авыл җирлегендә төрле характердагы эшләр башкарды.
"Мастер" ҖЧҖдә үз белгечләрен - инженер-техник персоналны, эретеп ябыштыручыларны, стропольчыларны укытуга зур игътибар бирелә. Узган ел 16 хезмәткәр укыган һәм аттестацияләнгән, 2012 ел башыннан - җиде кеше.
Район җитәкчесе төзелеш предприятиеләренең хәзерге заман хезмәт базарына яраклашуына тукталды.
- Алар шәһәрдә һәм районда барган төзелешләрдә катнашсыннар иде. Бу район бюджетын тулыландыруга ярдәм итәчәк, - диде Игорь Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Дњшђмбе кићђшмђсеннђн