Чупакабра: фаразлар төрле, халык куркуда
Газета битләрендә, интернет челтәрендә соңгы вакытта еш язылган куркыныч җанвар - чупакабра безнең районыбызда яшәүчеләрне дә куркуга салды. "Песәйдә чупакабра бар икән, төнлә килеп кош-кортларны бугазлый һәм канын эчеп китә икән", дигән шомлы хәбәрне җәй көне ишеткән идем. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның Татарстанда күренүе турында соңгы ике елда күп сөйлиләр....
Газета битләрендә, интернет челтәрендә соңгы вакытта еш язылган куркыныч җанвар - чупакабра безнең районыбызда яшәүчеләрне дә куркуга салды.
"Песәйдә чупакабра бар икән, төнлә килеп кош-кортларны бугазлый һәм канын эчеп китә икән", дигән шомлы хәбәрне җәй көне ишеткән идем. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның Татарстанда күренүе турында соңгы ике елда күп сөйлиләр. Бу безгә кагылмас, ерактагы бер проблема кебек кенә тоела иде. Ләкин Песәйдәге соңгы яңалыклар афәтнең якында гына йөрүен күрсәтә.
Сораштыра торгач, авыл халкы журналистларга күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Песәй авылында яшәүчеләрнең күпчелеге билгесез җанвардан зыян күргән булуы ачыкланды. Җәй уртасында тавык-чебешләргә һөҗүм башланган.
- 1 августтан суя башларбыз дип торган 11 бройлер чебиен беркөн буып ташланган килеш таптык, берсе бөтенләй юкка чыккан, берсенең яртысы ашалган, - дип сөйли Рәйсә апа Нәҗипова.
Нәҗиповларның ике як күршеләре дә зыян күргән, аларның тавык анасы белән чебиләре буып ташланган.
Ф.лар гаиләсенә "көтелмәгән кунак" ике тапкыр килгән. Дөрес, беренче тапкыр чебиләрнең канын эчеп чыгучы су хайваны - көзән булгандыр дигән фараз бар. Чөнки күршеләренә дә көзән керә. Тавыкларга куркыныч тудырган хайванны печән өйгәндә күрше егете күреп ала. Көзән бәрәңге ызаны буйлап ерак китә алмый, егетнең сәнәгенә эләгеп, корбан була.
Авылның хөрмәтле гаиләләренең берсе - Гыйләҗевларның куяннарына һөҗүм ясалган. Бер генә түгел, ике тапкыр. Куян читлегенең куптарып ташланган такталарын хуҗа төзәтеп куйган инде, җанварның эзләре агачта әле дә бар.
- Чылбыр белән беркетеп, ике капкын куйган идек - төшмәде. Алар ябылган килеш читтә ята иде. Үткен нәрсә, - ди хуҗа.
Песәй мәктәбендә укучы 13 яшьлек кыз коточкыч бу җанварны ишегалдында очраткан. Эңгер-меңгердә этләр өргәнгә ишегалдына чыккан кыз бакча капкасының ачык калуын һәм анда кемдер булуын шәйли. Арт аякларына баскан хәшәрәтнең янып торган күзләрен күргән кыз өенә йөгерә, ярдәмгә зурларны дәшә. Ләкин алар чыкканчы җанвардан җилләр исә.
- Бер ай элек билгесез җанвар чебиләр ябылган әрҗәгә кереп чыккан иде. Капка төбендә торган агач әрҗәгә чебешләрне ябып, өстенә иске юрган каплап, фанер ишек бастырган идем. Иртән ишек әрҗәгә сөяп куелган, юрган кырыйга алып атылган, ә берничә чеби үлгән килеш ята. Без бу хәлгә артык игътибар бирмәдек, - дип сөйли кызның әнисе.
Татар Сарсазында яшәүче Ярахановлар гаиләсенең кош-кортлары 2012 елның июлендә зыян күргән булган.
- Бер төн эчендә 26 баш тавык-чебешләр, цесаркалар үтереп ташланган иде, - ди хуҗабикә. - Ә быел безнең күрше-тирәдә мондый күңелсез хәлләр күп кабатланды.
Нәрсә бу? Көзәнме, этме, төлкеме - тәгаен гына әйтүче юк. Авыл халкы "һөҗүмченең" алгы аяклары әйберләрне тота алуына шикләнми. Чөнки ачылган читлек бикләре, читкә алып куелган такталар, юрганнар, укучы кызның ерткычны ике аягына басып торган килеш күрүе - болар бар да шуңа ишарәли. 40-50 см зурлыкта булучы су хайваннары хәленнән килә торган күренеш түгел бу.
Фаразлар төрле. Интернет-ресурсларда чупакабраның фотоларын чыгаручылар да бар. Халык үзе дә бу темага кагылышлы һәр яңалыкны игътибар белән өйрәнә. Бу - фантастика, уйдырма гына түгел. Белгечләр дә җавап бирә алмаган искиткеч хәлләр турында без киләчәктә дә язарбыз.
- Быел нәрсә генә күрмәдек инде, - ди Песәй мәктәбе укытучысы. - Көзән дә ауладык, кыштан бирле бакчада төлкеләр күренде, еланны да очраттык, менә хәзер чупакабра дигәне... Шаккаткыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев