Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык җепләре ныгый

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 31 бала күптәнге шефлары һәм дуслары - суд приставлары службасы идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Алты ел приютлылар турында кайгыртучы шефлар Җиңү бәйрәме алдыннан балаларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр алып килгәннәр. Менделеевск суд приставлары начальнигы В.Коровин, очрашуга чакырылган сугыш ветераннары Х.Сәйфуллинны, К.Муринны, А.Волковны сәламләп, болай диде: - Фронтовиклар...

"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 31 бала күптәнге шефлары һәм дуслары - суд приставлары службасы идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты.
Алты ел приютлылар турында кайгыртучы шефлар Җиңү бәйрәме алдыннан балаларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр алып килгәннәр. Менделеевск суд приставлары начальнигы В.Коровин, очрашуга чакырылган сугыш ветераннары Х.Сәйфуллинны, К.Муринны, А.Волковны сәламләп, болай диде:
- Фронтовиклар алдында без мәңге бурычлы, җирдә яшәүчеләргә тынычлык бүләк итүчеләр яшь буын өчен үрнәк.
Ә фронтовиклар утлы елларны, яшьлекләрен, сугыштан соңгы илне торгызу чорын искә төшерделәр һәм булачак Ватан сакчыларын тырышып укырга, солдат хезмәтенә хәзердән үк әзерләнергә өндәделәр. Иң кечкенәләр апа-абыйларга шигырь тәлгәшләре багышладылар һәм үз куллары белән әзерләгән эшләнмәләр тапшырдылар.
Учреждение директоры И.Зыятдинова педколлектив һәм приютта тәрбияләнүчеләр исеменнән ветераннарга һәм приставларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары социаль яшђеш

2
X