Елгада коенмасаң яхшырак
Урамда эссе, бөркү һава булганда, су коенасы килә. Әмма кайвакыт шундый сорау туа: елгаларда суның чисталыгы ни дәрәҗәдә соң? Гигиена һәм эпидемиология территориаль үзәгенең баш табибы вазифаларын башкаручы Валерий Якимовтан шул сорауга җавап бирүен үтендек. - 30 июньнән район башкарма комитеты йөкләмәсе белән күпләп коену урыннарында суның сыйфаты күзәтелә. Һәр...
Урамда эссе, бөркү һава булганда, су коенасы килә. Әмма кайвакыт шундый сорау туа: елгаларда суның чисталыгы ни дәрәҗәдә соң? Гигиена һәм эпидемиология территориаль үзәгенең баш табибы вазифаларын башкаручы Валерий Якимовтан шул сорауга җавап бирүен үтендек.
- 30 июньнән район башкарма комитеты йөкләмәсе белән күпләп коену урыннарында суның сыйфаты күзәтелә. Һәр атнада судан проба алына.
2014 елның 30 июненнән 28 июльгә кадәр лабораториядә су пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча Революция тавы һәм Каенлык тирәләрендә Тойма елгасы суының микробиологик күрсәткечләр (эчәклек таякчыклары төркеме бактерияләренең булуы) һәм суның бихроматлы оксидлашуы буенча санитария нормаларына даими туры килмәве күзәтелде. Бу урыннарда коенырга тәкъдим ителми.
Кама елгасында шәһәр пляжы янында 1 һәм 21 июльдә су сыйфатының микробиологик күрсәткечләре канәгатьләнерлек булмады. 7, 14 һәм 28 июльдә бу күрсәткечләр начарайды, елганың канализацияләрдән аккан су белән фекаль пычрануы күзәтелде.
Июль аенда ике сулыкта да эчәклек таякчыклары һәм холера вибрионнары булу күзәтелмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев