Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фонарьлары  Сүнгән урамнар

Шәһәрне яктырту проблемасын күтәргән күпсанлы менделеевлылар соравы буенча, журналистлар төркеме кичке рейдка чыкты. Шәһәрлеләр киңәше буенча без үзебез белән фонарь да алдык һәм ялгышмадык. Безнең маршрут эш урыныннан - Фомин урамыннан башлана. Вакыт 17.30. Урамда кеше күп - эштән, мәктәптән, балалар бакчасыннан кайталар. Безнең кайберләребезгә, шул исәптән административ бинада эшләүчеләрнең...

Шәһәрне яктырту проблемасын күтәргән күпсанлы менделеевлылар соравы буенча, журналистлар төркеме кичке рейдка чыкты. Шәһәрлеләр киңәше буенча без үзебез белән фонарь да алдык һәм ялгышмадык.
Безнең маршрут эш урыныннан - Фомин урамыннан башлана. Вакыт 17.30. Урамда кеше күп - эштән, мәктәптән, балалар бакчасыннан кайталар. Безнең кайберләребезгә, шул исәптән административ бинада эшләүчеләрнең күпчелегенә дә, шәһәрдәге иң караңгы участокны - сәнгать мәктәбенә кадәр юлны үтәргә туры килә.
Администрациядән күпергә кадәр юл яхшы яктыртылган, ләкин, Химиклар аллеясына борылгач, без фонарь алырга мәҗбүр булабыз. Гаҗәп, аллеяда бер генә фонарь да янмый! Алга таба барабыз.
Юбилейная урамында, Интернационалистлар бульварында якты. Геройлар аллеясында хәтта "керпеләр" дә яна. Ләкин "Юность" кинотеатры ягыннан беренче 5-6 фонарь эшләми.
- Ой, ничек караңгы! - янәшәдә хатын-кыз тавышы ишетелә. Очраклы юлдаш кызы һәм оныгы белән саф һава суларга чыккан Юлия Семенович икән.
- Менделеевскига күптән түгел генә күчендек, - ди Юлия Николаевна. - Караңгылыкка ияләшә алмыйбыз, әйтерсең, сүнгән фонарьлар шәһәре. Химиклар урамының 7 нче йортында яшибез, ишегалдына чүп түгәргә чыгарга да куркыныч.
- Чаллыдан кайтам, анда барлык юллар да яктыртылган, - дип сөйли Вәсим Сабирҗанов, - Менделеевск белән аерма сизелә.
Лилия Назарова кайвакыт кич белән һава суларга чыга.
- Бер көнне спорткомплекс яныннан тимер юл вокзалына таба юнәлдем, - дип сөйли ул, - кичке сигезләр тирәсе иде. Юлда күзгә төртсәң дә күренми торган караңгылык, аеруча мәчет артында. Барам, ә артымннан бер егет килә - калышмый да, якынаймый да. Дөресен әйтим, бик курыктым һәм якты урынга чыкканчы тынычланмадым.
Эчке эшләр бүлеге статистикасы да мондый шикләрне раслый. Әледән-әле шәхси әйберләрне талау яки транспорт средствосын куып алып китү максатыннан кешеләргә караңгыда һөҗүм итү очраклары теркәлә.
- Балабызны 8 нче бакчага йөртәбез. Учреждение янында тротуарлар каралмаган. Без бала белән машиналар йөри торган юлдан барырга мәҗбүр. Ике ел төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итсәк тә, нәтиҗәсе юк, - ди Наталья Александровна. - Сүлпән яктыртуда аварияләр булу мөмкинлеге зур. Балалар өчен куркабыз. Ирем балага фонарь алды - уенчык сыйфатында түгел, мәҗбүрилек чарасы буларак.
Людмила Ионина сүзләренчә, кызы Валерия - өченче сыйныф укучысы, икенче сменада шөгыльләнә. Мөмкинлек булганда, әти-әнисе кызларын каршылый, я даими элемтәдә торалар.
- Вахитов урамында да яктырту юк, - ди посёлокта яшәүче Эльвира Хәбирова. - Ике атна элек "Жилэнергосервис"ка гариза биргән идек, әле дә көтәбез. Балалар шулай ук икенче сменада укый, мәктәптән караңгыда кайталар.
Кичке шәһәр буенча рейд өч микрорайонда да хәлнең якынча бер төрле булуын күрсәтте. Дөрес, үзәк урамнар яктыртылган. Ләкин, теләсә нинди ишегалдына керүгә, әйтерсең икенче шәһәргә эләгәсең. Менделеевск караңгылык әсирлегеннән кайчан чыгар - әлегә билгесез.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы

Без комментарий өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, урам яктыртуы өчен җаваплылык "Жилэнергосервис" ҖЧҖга йөкләнгән.
"Жилэнергосервис" хезмәт күрсәтүче предприятие директоры Аркадий Сармаков хәлне имин дип атап булмау белән ризалашты. Дөрес, урам яктыртуы проблемасы кинәт кенә дә һәм кичә генә дә тумаган. Һәм аны бер көндә хәл итү мөмкин дә түгел. Аркадий Якимович сүзләренчә, төп проблема финанслау булмауда. Хәзер шәһәрнең үзәк өлешендә яңа технология буенча яктырту программасы эшләнә: баганаларны алыштыру, диодлы ут фонарьлары файдалану планлаштырыла. Посёлокны (Вахитов, Максим Горький һәм Полевая) яктырту эшләре каралган. Шулай ук Тын Тауда яктырткычлар урнаштырылачак. Авыл җирлекләренә килгәндә, әлегә Бәзәкә, Абалач, Бөрешлене яктырту тикшерелә.
Мәсьәләләр уңай хәл ителгәндә озакламый яктыртуны торгызу эшләре башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр