Гаиләләр ныклы булсын
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәтовнаның ел саен үткәрелүче республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итүе булды. Очрашуда ТР районнарынннан барлыгы 51 гаилә катнашты. Менделеевскины ирле-хатынлы Елена һәм Валерий Черновлар тәкъдим итте. Алар 25 елдан артык бергә яши. Кыз тәрбияләделәр, күптән түгел әби һәм...
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәтовнаның ел саен үткәрелүче республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итүе булды. Очрашуда ТР районнарынннан барлыгы 51 гаилә катнашты.
Менделеевскины ирле-хатынлы Елена һәм Валерий Черновлар тәкъдим итте. Алар 25 елдан артык бергә яши. Кыз тәрбияләделәр, күптән түгел әби һәм бабай булдылар
Черновлар 30 елдан артык химия промышленносте өлкәсендә шәһәрнең градообразующий предприятиесендә химзаводта эшлиләр. Елена Геннадьевна гаилә копилкасында 280 ел эш стажы булдырган Черемных завод династиясе вәкиле. Бүгенге көндә предприятиедә бу гаиләдән җиде кеше эшли.
Валерий Федорович һәм Елена Геннадьевнаның башкалардан үзгәлеге хезмәтне яратулары һәм бик тыйнак булуларында.
- Республика өчен мөһим булган чарада Менделеевск районын тәэмин итүебез өчен район җитәкчелегенә, ЗАГС бүлегенә рәхмәтлебез. Татарстанда һәм безнең районда гаилә традицияләрен саклауга мөһим урын бирелүе куанычлы хәл, - дип билгелиләр ирле-хатынлы Черновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев