Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкка хезмәткә күпфункцияле үзәк

2 октябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында социаль-мәдәни билгеләнештәге өч бинаны куллануга тапшыру уңаеннан тантана булды. Бу көнне Фомин урамы 19 нчы йорттагы административ бинада урнашкан халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк үз ишекләрен ачты. Ул көннән бер ай вакыт та үтмәде, күпфункцияле үзәктә эш кайный башлады,...

2 октябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында социаль-мәдәни билгеләнештәге өч бинаны куллануга тапшыру уңаеннан тантана булды.
Бу көнне Фомин урамы 19 нчы йорттагы административ бинада урнашкан халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк үз ишекләрен ачты.
Ул көннән бер ай вакыт та үтмәде, күпфункцияле үзәктә эш кайный башлады, төрле структура, бүлек һәм ведомстволар белгечләренең килгән кешене кабул итүе буенча төгәл система булдырылды.
Авыл җирендә яшәүчеләргә урынга барып күчмә хезмәт күрсәтү оештырыла. Узган атнада Монашта шундый очрашу булды. Клуб мөдире Анна Спасских бик теләп мондый мөһим чара өчен бинада урын тәкъдим итте.
Кабул итү барышында халык үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация алды.
Техник инвентарьләштерү бюросы начальнигы Эльвира Хан, мәшгүльлек үзәге һәм халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре Марина Беляева һәм Лена Тимиряева "Авылны үстерү" программасы кысаларында максатчан кредит рәсмиләштерүгә документлар әзерләү, җир участогын һәм торак йортны милек буларак теркәү турында мәгълүмат бирделәр.
Күпфункцияле үзәк директоры Татьяна Алексеева кайбер сорауларны үзенә теркәп куйды.
- Күргәнегезчә, авыл халкына торак сәясәте, миграция службасы, мәшгүльлек үзәге, ЗАГС, капиталь төзелеш идарәсе, техник инвентарьләштерү бюросы, җир-милек һәм социаль өлкәдәге мәсьәләләр буенча хезмәтләргә гариза бирү яки консультация алу өчен шәһәргә барырга кирәкми. Аларның үтенече буенча без хәзер үзебез авылга киләбез.
Күпфункцияле үзәк күп кенә административ эшләрне тизләтә һәм гадиләштерә, димәк кешеләргә вакыт, көч һәм акчаларын экономияләү мөмкинлеге туа, - диде Татьяна Михайловна.
Бүгенге көндә үзәкнең бер залында "Электрон хөкүмәт" дигән инфомат урнаштырылды. Электрон элемтә хезмәтеннән файдаланып, теләсә кем үзенә хезмәт күрсәтү режимында интерактив рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәттән файдалана ала. Мисал өчен, ЮХИДИ штрафларын түләү, яңа үрнәктәге чит ил паспорты алуга гариза бирү, дәүләт пошлинасы түләү һәм гариза бирүгә язылу, бурычның барлыгын ачыклау һәм салым түләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү. Түләүләрне акчалата, яки банк картасыннан күчереп тә башкарырга була.
Фомин, Пионер, Менделеев, Октябрь, Зеленая, Северная, Советская, Трудовая, Мәктәп тыкрыгы, шулай ук шәһәр һәм авылларның шәхси секторында яшәүчеләр күпфункцияле үзәктә һәр айның 20-24 нче көннәрендә кайнар һәм салкын суны исәпләү приборлары күрсәткечләрен калдыра алалар.
Белгечләрнең халыкны кабул итү графигы: сишәмбе -8-17 сәгатькә кадәр архив, чәршәмбе - 8-17 сәгатькә кадәр социаль яклау идарәсе, 8-12 сәгатьләрдә ветераннар Советы (һәр айның 1-3 атнасы), пәнҗешәмбе - 8-17 сәгатьләрдә мәшгүльлек үзәге, 8-12 сәгатьтә Пенсия фонды (айның дүртенче атнасы), җомга - 8-17 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе.(айның 4 нче атнасы), 14-16 сәгатьләрдә кулланучылар хокукын яклау бүлеге.
(885549) 2-07-08 телефоны һәм Tatyana.Alekseeva@tatar.ru. электрон почтасы аша күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге буенча мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр

2
X