Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтеннән тәм таба

Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә дәвалау физкультурасы инструкторы хезмәтен башкаручы Галина Спиридонова турында газетага язарга аның кул астында шөгыльләнүчеләр үтенделәр. Галина Ильинична белән сәламәтләндерү төркеменә йөрүчеләргә шөгыльләр үткәргән көнне күрешеп сөйләштек. - Спортка, хәрәкәткә мәхәббәт табигатьтән бирелгәндер, кечкенәдән шул өлкәдә үземне иркен сиздем. Мәктәп һәм студент елларында ярышларның берсен дә...

Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә дәвалау физкультурасы инструкторы хезмәтен башкаручы Галина Спиридонова турында газетага язарга аның кул астында шөгыльләнүчеләр үтенделәр.
Галина Ильинична белән сәламәтләндерү төркеменә йөрүчеләргә шөгыльләр үткәргән көнне күрешеп сөйләштек.
- Спортка, хәрәкәткә мәхәббәт табигатьтән бирелгәндер, кечкенәдән шул өлкәдә үземне иркен сиздем. Мәктәп һәм студент елларында ярышларның берсен дә калдырмадым. Әле дә район, хезмәт куйган коллектив данын еш якларга туры килә, - ди әңгәмәдәшем.
Озак еллар Саратов өлкәсендә физкультура укытучысы булып эшләгән Галина Ильиничнаның тамырлары шушы төбәктән. "Туган як суы үзенә тартты", - ди ул. Әле ике елга да тулмаган тырыш хезмәте турында коллегасы Ю.Бадамшина да билгеләп үтте: "Ул терекөмеш бөртегедәй актив, хәрәкәтчән, башкаларны да яндыра, үз артыннан ияртә белә. Өлкәннәр өчен оештырылган заездларның һәр көне иртәнге зарядкадан башлана, төрле чирләрне профилактикалау буенча дәвалану физкультурасы сайлый, ике сәламәтләндерү төркеме белән шөгыльләнә, спорт чаралары, бәйрәмнәр оештыра".
Галина Ильинична дәвалау физкультурасын авыруның яшен, мөмкинлеген истә тотып оештыра. Заезд дәвамында даими шөгыльләнү яхшы нәтиҗәләр бирә. Күпләр белгечкә рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Д.Шәрәфиева, Г.Заһретдинова, М.Бутаева, Р.Куршакова, һ. б. лар: "Без шөгыль көннәрен көтеп алабыз. Күңелле музыка, махсус җиһазлар куллану, сулыш алуны коррекцияләү, күнегүләрне дөрес ясау - барысы да авыруларны җиңүгә, күңел күтәренкелегенә китерә, яшәү көче бирә", - дип фикерләре белән бүлешәләр.
Г.Спиридонова дәвалау физкультурасы белән ун елга якын кызыксына. Кирәкле әдәбият туплаган, темага караган телевизион тапшыруларны күзәтеп бара, күнегүләр җыелмасын үзендә сыный. "Укучыларына" теоретик белем дә бирә. Күнегүләрнең күбесе мускулларны ныгытуга, терәк-хәрәкәт аппаратын сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.
"Физкультура, спорт кеше организмына, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, һава кебек кирәк. Тәнен, рухын яшәртергә, күңелдә киләчәккә өмет уятырга теләүчеләрне, аралашырга яратучыларны үзәктә күрергә телибез," - ди Г.Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары спортка мђхђббђт