Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хәтер дулкыннары буйлап

Сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укытучысы Елена Лыкованың иҗат кичәсе булды. "Хәтер дулкыннары буйлап" дип исемләнгән кичә юбилярның 35 еллык һөнәри эшчәнлегенә багышланды. Экранда гаилә архивыннан фотосурәтләр бер-берсен алыштыра. Менә кечкенә Лена әнисе алдында утыра. Нәкъ менә әти-әнисе җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияли, кыз башта музыка мәктәбендә, аннан музыкаль училищеда белем ала....

Сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укытучысы Елена Лыкованың иҗат кичәсе булды.



"Хәтер дулкыннары буйлап" дип исемләнгән кичә юбилярның 35 еллык һөнәри эшчәнлегенә багышланды.
Экранда гаилә архивыннан фотосурәтләр бер-берсен алыштыра. Менә кечкенә Лена әнисе алдында утыра. Нәкъ менә әти-әнисе җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияли, кыз башта музыка мәктәбендә, аннан музыкаль училищеда белем ала.
Педагог буларак Е.Лыкова беренче адымнарын үзе укыган музыка мәктәбендә башлый, аннан сәнгать мәктәбендә дәвам итә.
- 35 ел дәвамында шәкертләрем күп булды, - ди Елена Николаевна, - аларның һәркайсы миңа көч, зирәклек тупларга ярдәм итте. Әйләнә-тирәмдә һәрвакыт талантлы коллегаларым. Иҗатымның алар тарафыннан бәяләнүе минем өчен мөһим һәм һәрвакыт ярдәмнәренә исәп тота алам.
Михаил Прокофьев, Нәкыя Насыйфуллина, Анна Рябова, Эльмира Сабирҗанова, Ольга Маштакова, Наилә Ювакаева һәм башкалар бу көнне иҗади элемтәләре, уртак максатлары турында сөйләделәр һәм югары квалификацияле, талантлы педагог Елена Николаевнаны ихластан тануларын дәлилләделәр.
Юбилярның шәкертләре дистә еллар абруйлы вокал конкурсларында җиңүләр яулыйлар. "Пражский звездопад", "Созвездие", "Роза ветров" фестивальләрендә алынган дипломнар "Даяна" арт-студиясе исәбенең берничәсе генә. Бу көнне коллективның беренче шәкертләре Полина Лыкова, Настя Бузанова, Илона Фәйзиханова кичәнең кунаклары булдылар. Арт-студиянең күп кенә чыгарылыш укучылары язмышларын музыка белән бәйләгән, Казанның югары уку йортларында һәм башка уку учреждениеләрендә уңышлы белем алалар. Ләйсән Минһаҗева, Юлия Хөсәенова, Мария Смирнова - шундыйлардан. Алар чыгышларында Елена Николаевна ярдәме белән югары һөнәри осталыкка, иҗади индивидуаль үзенчәлеккә ия булуларын дәлилләделәр.
- Бүген талант иясенең юбилей кичәсе. Мондый педагог безнең өчен горурлык. Аның уңышларын һәм казанышларын сәхнәдә күрәбез, - диде мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов, юбилярга Рәхмәт хаты тапшырып.
Бу көнне Елена Николаевна адресына чыгарылыш укучыларыннан, коллегаларыннан котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады. Илона Фәйзиханова әйткән сүзләр иң кыйммәтлесе булды:
- Минем тормышымда булганыгыз һәм булуыгыз өчен рәхмәт.
Мондый сүзләр йөрәкне җылыта, яшәү дәрте өсти һәм киләчәк иҗатка дәртләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яћалыклары