Икеләтә юбилей
Педагогик эшчәнлек ветераны Т.Киршина шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләде. - Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Каршыма курчакларымны яки күрше кызларын утыртам да аларны укытам. Һәрвакыт пөхтә, таләпчән, үз фәнен яхшы белүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Михайловна Калягина Тамарага тирән йогынты ясый. Шул көннән кызның хыялы максатка әверелә. Мәктәпне...
Педагогик эшчәнлек ветераны Т.Киршина шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләде.
- Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Каршыма курчакларымны яки күрше кызларын утыртам да аларны укытам.
Һәрвакыт пөхтә, таләпчән, үз фәнен яхшы белүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Михайловна Калягина Тамарага тирән йогынты ясый. Шул көннән кызның хыялы максатка әверелә. Мәктәпне тәмамлаган Тамара Минзәлә педагогия училищесында диплом алгач, педагогик эшчәнлеген Саба районында башлый.
1965 елда Т.Киршина Менделеевск шәһәренә кайта һәм 1 нче мәктәп коллективына кушыла. Беренче сентябрь көнне тәүге мәртәбә башлангыч сыйныф укучылары каршына баса. Балалар бакчасыннан чыгарылган 30 укучы аңа өмет һәм ышаныч белән карап тора. Һәм укытучы алар белем нигезләрен ныклап үзләштерсен, мәктәп тормышы кызыклы һәм файдалы булсын өчен бар тырышлыгын, белемен, фантазиясен эшкә җигә.
- Мин коллегаларым Н.Щербаковага, А.Ушковага, А.Глущенкога һәм башкаларга бик рәхмәтле, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булдылар, - ди Тамара Кузьминична. - Эшкә бәйрәмгә барган кебек бардык, мәктәптә тормыш кайнап торды.
Т.Киршина педагог булып эшли башлавының беренче елларында ук укытуның төгәл методикасын, куелган максатка ирешү өчен таләпчәнлеккә нигезләнгән үз алымын булдыра. Һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми. Ул биргән ачык дәресләрне коллегалары һәм җитәкчелек югары бәяли. Тамара Кузьминична төрле бәйрәм чараларына, дәрестән тыш үткәрелгән гамәлләргә җентекләп әзерләнә. аларда ире Геннадий Петрович та актив катнаша, Кыш бабай һәм башка рольләрне зур осталык белән уйный торган була.
Т.Киршина озак еллар профсоюз комитеты рәисе була, читтән торып Алабуга педагогия институтында укый, җәмәгать һәм һөнәри эшчәнлеген бергә уңышлы алып бара.
80 нче еллар азагында 3 нче мәктәпкә күчкәч, ул эшендә яңа импульс ала. Бу елларда новаторлык педагогикасы үсештә була, алты яшьлекләр сыйныфы ачыла. Т.Киршина, яңа методика үзләштереп, сабыйларны үз канаты астына ала.
- Бу иҗади эшчәнлек өчен бик кызыклы чор булды, - дип искә ала әңгәмәдәшем, классик белем бирү традицияләрен яңарышлар белән баетырга мөмкин иде. Ә ул эшкә стимул һәм яхшы нәтиҗәләр бирде.
Т.Киршина районда беренчеләрдән булып өлкән укытучы категориясе алды, 1992 елда "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңүче булды.
Тамара Кузьминичнаның укучылары яхшы белемле, тәртипле, тату булулары белән аерылып тордылар. Аларның күбесе - Э.Сабирҗанова, М.Тетерина, И.Пупышева, М.Пермякова һәм башкалар укытучы һөнәрен сайладылар. Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре дә аңа хөрмәтле һәм рәхмәтлеләр.
Т.Киршина 13 ел сәнгать мәктәбендә эшли. Бу көннәрдә аның тагын бер юбилее - гомуми эш стажына 50 ел. Һәм эшчәнлегенең һәр елы үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев