Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысы салынган кул эшләре

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сәләтле мөслимәләрнең II Районара "Хәят" кул эшләре бәйгесе узды. Анда Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 13 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге егермегә якын хатын-кыз катнашты. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев күргәзмә-ярминкәдә катнашучы мөслимәләрне сәламләп, бәйгенең Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте ярдәме белән оештырылуын...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сәләтле мөслимәләрнең II Районара "Хәят" кул эшләре бәйгесе узды. Анда Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 13 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге егермегә якын хатын-кыз катнашты.
Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев күргәзмә-ярминкәдә катнашучы мөслимәләрне сәламләп, бәйгенең Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте ярдәме белән оештырылуын әйтте һәм катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләде.
Бу көнне чигү, бәйләү, тегү, сәйлән тезү, кул астында булган материаллардан күз явын алырлык әйберләр эшләү белән мавыгучы халык җәүһәрләре җыелды.
Шунысын да әйтергә кирәк, агымдагы елда конкурста катнашучыларның саны узган елга караганда сизелерлек арткан, алар арасында икенче ел рәттән үзләренең кул эшләрен тәкъдим итүчеләр дә бар. Биредә конкурсантлар үз кул эшләре белән таныштыру белән беррәттән мастер-класслар да күрсәттеләр.
Безнең хәбәрчебез залдагылар белән аралашты:
- Ун яшемдә әнисез калдым. 6 яшемдә кулыма бәйләм энәләре алдым. Бу эшләргә Шакирә апа Кукшинова ярдәм итте. Елына 22шәр кофта бәйләгән чаклар булды. Бер нәрсә дә сатып алмыйм диярлек, үзем бәйлим. Күптән түгел Ульяновскидагы туганнарыма өч шәл бүләк иттем, - ди Менделеевскидан бәйләү остасы Фәһимә апа Мифтахова. - Эләктергеч белән бәйләнгән әйберләр дә бихисап. Намазлык, чәйнек астына куярга, энә кадый торган һ.б.
Сүзгә Дамира ханым Талыйпова кушыла:
- Шакирә апа безнең остаз. Аның өйрәтүе эзсез узмады, ике ел инде шарфлар, пәлтәләр бәйләү белән мавыгам.
Бирегә килүчеләр Бәзәкәдән Инзилә Миниәхмәтова картиналарын карап хозурландылар. Аның крестик белән чигелгән 5 картинасы арасында Кол Шәриф мәчете, шамаил күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Мәүлидә апа Исмәгыйлова (Бәзәкә) кофта, оекбаш, башмаклар, мендәр япкычлары, тәрәзә пәрдәләре һәм башка кул эшләрен жюрихөкеменә тәкъдим итте.
Бәйге барышында Румия Бегишева (Менделеевск) мастер-класс күрсәтте, ул берничә минут эчендә сабый бала өчен ползунки текте.
Иң яшь катнашучы Дарья Ивановага нибары 13 яшь, ул 7 нче мәктәпнең җиденче сыйныфында укый, бәйгедә икенче ел рәттән катнаша. Дарья рулет пешереп алып килгән, шулай ук тасмалардан роза бәйләме ясаган, браслетлары да күптөрле. Әнисе Наталья һәм апасы Мария аның учен җан атарга махсус килгәннәр.
- Кече кызым Коръән уку бәйгесендә 3 нче урынны яулады, аңа әлеге бәйгедә катнашучы сертификаты да бирелде, - ди Наталья Ивановна.
Бәяләү комиссиясе нәтиҗәләре буенча Гран-прига Алабугадан Гөлнур Еникеева лаек булды. Беренче урынны Хәлимә Яппарова (Яр Чаллы) яулады, икенчене - Эльмира Нуриәхмәтова (Менделеевск) һәм Инна Лавринович (Алабуга) бүлештеләр, өченче - Тәслимә Хисмәтуллина (Куразово), Фәһимә Мифтахова (Менделеевск), Мәүлидә Исмәгыйлова (Бәзәкә). Наилә Шәйдуллина (Әгерҗе) "Җылы куллы хуҗабикә", Ләйсән Мазикова (Әгерҗе) "Бәйләү остасы", Ландыш Зарипова (Менделеевск) "Иң оригиналь композиция", Румия Бегишева (Менделеевск) "Алтын куллы остабикә", Инзилә Миниәхмәтова (Бәзәкә) "Милли җанлы кул остасы", Әминә Мөхәмәтдинова (Бәзәкә) "Татар рухын саклаучы остабикә", Фәһимә Мифтахова (Бәзәкә) "Иң креатив остабикә", Дарья Иванова " Күпкырлы талант иясе", Гүзәлия Бегишева (Менделеевск) "Якты йөзле хуҗабикә" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Хәлимә Яппарова (Яр Чаллы) "Йөрәк җылысыннан үрелгән композиция" номинациясендә "Тамашачы симпатиясе" махсус бүләгенә ия булды.
Җиңүчеләргә һәм хөкемдарларга дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ирек хәзрәт Нуриев чарада катнашучыларга һәм аны оештыручыларга, мөхтәсибәт эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтүче район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
- Күрә белсәң һәр нәрсәдән матурлык табарга мөмкин. Бары шуны аңлаган һәм һәрнәрсәгә күңел күзе белән караган кеше генә чын гүзәллекне тудырырга сәләтле. Бу хакта кул җылысын сеңдергән эшләнмәләр сөйли. Биредә күз явын алырлык кул эшләре бихисап. Киләчәктә анда катнашучылар саны тагын да артсын, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызуда лаеклы өлеш кертүчеләргә уңышлар юлдаш булсын, - ди шәһәрдәшебез Әлфинә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яңалыклары районара бәйге