Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Клиентларга уңайлы булсын

Күпфункцияле үзәк ярты елдан артык халыкка хезмәт күрсәтә. Үзәк директоры Татьяна Алексеева белдерүенчә, шәһәр һәм авыл халкы күп кенә административ эшләрне тизләтә, гадиләштерә алуларыннан, шулай ук вакытларын һәм акчаларын экономияләү мөмкинлеге булудан канәгать. Без бу турыда фикерләре белән уртаклашуларын үтенеп, менделеевлыларга мөрәҗәгать иттек. Галина Сафина: - Мин фатирымны хосусыйлаштыру эше...

Күпфункцияле үзәк ярты елдан артык халыкка хезмәт күрсәтә.
Үзәк директоры Татьяна Алексеева белдерүенчә, шәһәр һәм авыл халкы күп кенә административ эшләрне тизләтә, гадиләштерә алуларыннан, шулай ук вакытларын һәм акчаларын экономияләү мөмкинлеге булудан канәгать. Без бу турыда фикерләре белән уртаклашуларын үтенеп, менделеевлыларга мөрәҗәгать иттек.
Галина Сафина:
- Мин фатирымны хосусыйлаштыру эше белән шөгыльләнәм. Белгеч Лариса Тараканова документлар рәсмиләштерү буенча кирәкле мәгъ-лүмат, киңәшләрен бирде. Хезмәткәрләрнең игътибарлы булуы, эшне тиз арада башкарулары бик ошады. Үзәктә чиста, уңайлы һәм без - өлкән яшьтәгеләр өчен тиешле службаларның беренче катта урнашуы, инвалидлар, бала коляскалары өчен пантус булуы да мөһим.
Татьяна Никитина, документлар кабул итү һәм бирү буенча техник:
- Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны көннән-көн арта. Мирас рәсмиләштерү буенча республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр, клиентларга уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез. Стендларда урнаштырылган мәгълүмат, документ тутыру өчен уңайлы почмак - барысы да клиентлар өчен. Төшке аш вакытында да хезмәткәрләр бер-берсен алыштыралар, димәк, үзәктә чиратлар оешмый.
Данил Никитин:
- Залда инфомат урнаштыру бик отышлы. Фомин урамында яшим, барлык түләүләрне үзәктә башкарам: ЮХИДИ штрафларын, салым, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне, бурычның барлыгын ачыклыйм. Түләүләрне акчалата яки банк картасыннан күчереп тә башкарам.
Гөлфирә Миргазиева, Рәйлә Саттарова:
- Һәр ай ахырында кайнар һәм салкын су исәпләү приборлары күрсәткечләрен аерым журналларга язабыз. Үзәк ачылганчы шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр йөрергә туры килә иде, хәзер бик тә уңайлы. Туганнарыбыз, күршеләребез дә прибор күрсәткечләрен монда теркиләр.
Фирдәвес Сәлиева:
- Күп мәсьәләләрне бер урында хәл итү, төрле инстанцияләргә йөрмичә кирәкле документларны рәсмиләштерә алу үзәккә күпләрне җәлеп итә.
Светлана Исакова:
- Күптән түгел әни булдым. Кызыма туу таныклыгы алдым. Үзәккә беренче килүем, бина буенча экскурсия ясадым, хезмәт күрсәтү төрләре белән таныштым. Кирәк чакта мөрәҗәгать итәчәкмен.
Татьяна Алексеева киләчәккә планнары белән дә бүлеште. Автоматлаштырылган электрон система кертү, уңайлыклар хезмәтләрен киңәйтү "бер тәрәзә" принцибында эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда уңайлыклар күрсәтү порталында канал ачылу клиентларга Интернет аша чират алу юлын ача. Инвалидлар һәм өлкәннәр декадасы кысаларында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сугыш һәм хезмәт ветераннары союзлары, аграр яшьләр иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек оештырылачак.
Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр Менднлеевск