Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кредо – намус кушканча яшәү

- Менделеевскида юбилей көннәрендә атказанган кешеләрне бөтен әйләнә-тирәгә ишетелерлек итеп хөрмәтләү традициясе бар, - дип башлады район җитәкчесе Игорь Привалов 70 яшьлеге уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә искиткеч кеше - Миңнезөфәр Хәмәтович Гыймадиев адресына котлау сүзләре юллап. Төп бондюглы М.Гыймадиев - бай хезмәт биографиясенә ия, күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән кеше. Ул...

- Менделеевскида юбилей көннәрендә атказанган кешеләрне бөтен әйләнә-тирәгә ишетелерлек итеп хөрмәтләү традициясе бар, - дип башлады район җитәкчесе Игорь Привалов 70 яшьлеге уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә искиткеч кеше - Миңнезөфәр Хәмәтович Гыймадиев адресына котлау сүзләре юллап.
Төп бондюглы М.Гыймадиев - бай хезмәт биографиясенә ия, күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән кеше. Ул "Алтын дага" ресторанында булган тантана шатлыгын күпсанлы кунаклар - элеккеге коллегалары, предприятиеләр җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, дуслары белән бүлеште.
ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе, элеккеге район башлыгы Рөстәм Гафаров якты, җылы бәйрәмгә котлау миссиясе белән килде. Аның ярдәмендә Миңнезөфәр Хәмәтович җитәкләгән автотранспорт предприятиесе, ил һәм предприятие икътисадында кризис чорын үткәреп, вакыт сынавын уңышлы узды.
Язмабыз героена озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен "РФнең мактаулы транспортчысы", "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре", "Россиянең мактаулы транспортчысы", "ТР пассажир транспорты отличнигы" исемнәре бирелгән.
Хезмәтләре районда иң югары бүләк белән билгеләнгән - ул беренчеләр исәбендә Менделеевск районының почетлы гражданины булды. Гаилә архивында республика һәм район җитәкчелегенең, "Татавтотранс" корпорациясе" ААҖнең күпсанлы Мактау грамоталары саклана. Һәм менә күптән түгел, Россия транспортчылары союзы карары белән, юбилярга РФ транспортының беренче министры, Социалистик хезмәт герое "Е.Т.Трубицынның тууына 100 ел" медале тапшырылды. Тантана хуҗасын ихлас күңелдән котлап, Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Арча, Мамадыш, Нурлат, Саба, Азнакай районнарыннан килгән элеккеге транспортчы коллегалары аның озак еллар дәвамында үз һөнәренә чиксез гашыйк җитәкче булып калырга мөмкинлек биргән иң яхшы кешелек сыйфатларын билгеләделәр.
Ул яраткан эшенә еллар артыннан еллар узып килә. Һөнәренең нечкәлекләренә Мамадыш автомәктәбендә өйрәнә, аннан - Васильево автотранспорт техникумында, Казанның класслылыкны күтәрү комбинатында.
Көнбатыш Украинада ракета гаскәрләрендә өч ел хезмәт иткәннән соң, осталыгын Алабуганың "Прикамнефть" идарәсендә арттыра.
Менделеевск АТПсендә 1969 елдан техник контроль бүлеге начальнигы булып эшли башлый, бер елдан - баш инженер, аннан - Алабуга АТПсенең Менделеевск автоколоннасы начальнигы.
1990 елда Менделеевск автотранспортчылары Алабугадан аерыла, М.Гыймадиев яңа оешкан предприятие директоры итеп билгеләнә. Аңа ышанып тапшырылган предприятие Татарстан Республикасы автотранспорт хуҗалыгы флагманы була.
Юбилярга истәлек адресы тапшырып, "Татавтотранс" корпорациясе" ААҖ генераль директоры Динар Миңнуллин М.Гыймадиевның районның автотранспорт тармагына керткән зур өлешен билгеләде.
Зөфәрнең уникаль эшлекле сыйфатлары балачактан салына. Ул 18 июньдә Бәзәкәнең хөрмәтле хезмәтчәннәре гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Алты бала тәрбияләп үстергән, барысына да белем биргән әниләре Гөлсем, әтиләре Хәмәт якты истәлеккә лаек. Әти-әнисенең абруе, Гыймадиевларның зур гаиләсен ышанычлы җепләр белән бәйләп, үрнәк алу мисалы булып тора. Алар бүген дә тату. Бәйрәмнәрдә бергә җыелалар, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәләр.
Юбилярга изге сүзләр юллап, Яр Чаллының "Подряд" тресты" ЯАҖ генераль директоры, шәһәрнең почетлы гражданины, ТРның атказанган төзүчесе энесе Мөнәвир һәм озак еллар сельпо рәисе, Бәзәкә авыл Советы рәисе булып эшләгән бердәнбер сеңлесе Мансура Зөфәрнең хезмәт сөючән булуын, бернинди эштән дә курыкмавын билгеләп үттеләр. Шуңа да аңа язмыш авыру әтисен тәрбияләргә әнисенә булышырга, өлкән туганнарына вузлар тәмамларга ярдәм итәргә кушкандыр.
Равил хәрби училищеда укый, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Мәскәүнең Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиясен уңышлы тәмамлап, полковник чинында югары постлар били. Хәзер Мәскәүдә яши.
Мансур Казан авыл хуҗалыгы институтыннан соң баш агроном, "Власть Советов" колхозы рәисе булып эшли. Рәшит - "Татгазэнерго" белгече, Әнвәр (мәрхүм) елга йөзүе капитаны була, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
- Гыймадиевлар гаиләсе бәзәкәлеләр арасында лаеклы хөрмәт казана. Алар кече ватаннарының чын патриотлары. Мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торалар, - диде "Кама" колхозы" ҖЧҖ директоры Ибраһим Галимов.
- Ул эчкерсез, ачык, намуслы кеше. Мин аннан үз адресыма бер генә тәнкыйть сүзе дә ишетмәдем. Бары тик төпле киңәшләре белән генә ярдәм итәргә тырыша, - дип раслый эшен дәвам итүче "Менделеевск АТПсе" ААҖ генераль директоры Рамил Моратов.
Без кичә дәвамында юбилярның яшәү илһамын йөрәгенә якын кешеләрдән алуын аңладык. Мөлаем тормыш иптәше Фәридә игътибарга һәм кайгыртуга төрә, МЧС белгече улы Айдар, Казанның ПАТП-1 икътисадый мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары кызы Алсу хезмәттәге уңышлары белән сөендерәләр, оныклары аны яраталар. Миңнезөфәр Гыймадиев турында иҗади кеше дип әйтергә дә була: туган ягының матурлыгы турында лирик шигырьләр яза. Аларның кайберләренә җирле татар композиторлары көйләр язган. Илдар Фаразетдинов, Раушан Гатауллин, Гөлнара Шәймәрдәнова башкаруында җырлар, шул исәптән авторлык композицияләре дә, "Кристалл" ансамбле биюләре юбилейга бүләк булды.
Аллаһы Тәгалә алга таба да Гыймадиевлар династиясен бәла-казалардан сакласын, шатлыклы мизгелләрне күбрәк бүләк итсен. Юбилеегыз белән, хөрмәтле Миңнезөфәр Хәмәтович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яћалыклары