Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтеп алган балалар

12 менделеевлы ана капиталы сертификатына ия булды. Пенсия фонды идарәсендә аларны тантаналы төстә тапшыру оештырылды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рушан Иштанова әниләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. - Сезнең гаиләләрегездә күптән көтелгән сабыйлар дөньяга туды. Аларны сез генә түгел, без дә көттек. Бүген ихластан шатланып, сертификатлар тапшырабыз, алар сезнең гаиләләрегезнең...

12 менделеевлы ана капиталы сертификатына ия булды. Пенсия фонды идарәсендә аларны тантаналы төстә тапшыру оештырылды.



Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рушан Иштанова әниләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләде.
- Сезнең гаиләләрегездә күптән көтелгән сабыйлар дөньяга туды. Аларны сез генә түгел, без дә көттек. Бүген ихластан шатланып, сертификатлар тапшырабыз, алар сезнең гаиләләрегезнең яшәеш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бу көнне бүләкләр белән килгән "Автоградбанк" вәкилләре һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гөлсинә Заһретдинова котлауларга кушылдылар.
Евгения Комарова, Людмила Сергеева, Наталья Калмыкова, Афсана Ахмедова һәм башка аналарга көчле алкышлар астында дәүләт сертификатлары тапшырылды. Пенсия фонды хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, аның күләме 387,6 мең сум тәшкил итә. Сертификат торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына түләүгә һәм ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотылырга мөмкин. Узган елдан аны йорт төзүгә генә түгел, баланы укытуга һәм мәгариф учреждениесендә тотуга да юнәлдерү мөмкинлеге булдырылды.
Гөлчәчәк Хуҗина сертификат алырга гыйнвар аенда туган кызы Эвелина белән килгән. Кызчык гаиләдә өченче бала.
- Ана сертификаты акчалары белән ипотека кредитын капларга ниятлибез, - ди яшь ана.
Немтыревлар гаиләсендә туган өченче баланың сертификаты шулай ук торак шартларын яхшыртуга тотылачак дип планлаштырыла.
- Бу программа - яшь гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм, - дип уйлый Лилия Немтырева.
Вероника Балаухина сөйләвенчә, аларның гаиләсе әле төгәл фикергә килмәгән. Әмма бу - вакыт мәсьәләсе. Иң мөһиме - сертификат инде кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга