Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлегә чара күрелми

Редакциягә шәһәрдәшебез, пенсионер Рафаэль Сираев мөрәҗәгать итте. Рафаэль Гапталразакович сүзләренчә, 3а микрорайонының гаражлар ширкәте артына (элеккеге гаражлар районы) торак-коммуналь хезмәткәрләре трактор белән агач ботакларын, стекловата һ.б. көнкүреш, төзелеш калдыкларын китереп аударганнар. - Тирә-юнебезнең чисталыгын кайгыртасы урында, аларның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый, - ди Рафаэль әфәнде. Безнең иҗат төркеме...

Редакциягә шәһәрдәшебез, пенсионер Рафаэль Сираев мөрәҗәгать итте.
Рафаэль Гапталразакович сүзләренчә, 3а микрорайонының гаражлар ширкәте артына (элеккеге гаражлар районы) торак-коммуналь хезмәткәрләре трактор белән агач ботакларын, стекловата һ.б. көнкүреш, төзелеш калдыкларын китереп аударганнар.
- Тирә-юнебезнең чисталыгын кайгыртасы урында, аларның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмый, - ди Рафаэль әфәнде.
Безнең иҗат төркеме гаражлар районында булып кайтты.
- Гөмбә җыярга барганда биредәге тамашага хәйран калдым. Минем күз алдында трактор йөртүче арбага төялгән чүпне аударды. Кисәтүемә колак та салмыйча, китеп тә барды. Кичә тракторчылар стекловата бушаттылар, - ди Р.Сираев. - Шәһәр башкарма комитетында әлеге мәсьәләгә чара күреләчәген әйттеләр. Җыелган көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын полигонга чыгару финанс чыгымнары таләп итә, минемчә. Шуңа да торак-коммуналь хужалык хезмәткәрләре җиңел юл уйлап тапканнар.
Чүп төягән транспорт 5-6 рейс ясаган инде, чүплек оясы көннән-көн артып тора. Әлегә чарасы гына күрелми.
Редакциядән: Рафаэль Сираев кебек шәһәрнең санитар торышы өчен борчылучы кешеләр булуы куандыра. Тиешле службалар проблеманы хәл итү юлын тапсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр

2
X