Менделеевлылар мобиль кабул итү пунктында теләкләрен калдыруны дәвам итә
Татарстанның барлык районнарында мобиль иҗтимагый кабул итүләр эшли. Активистлар көн саен республика шәһәр һәм районнарына чыгалар. Әлеге проект һәркем үз торак пунктыннан сорау, үтенеч һәм теләкләре белән мөрәҗәгать итә алсын, Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидидатларга үз теләк, тәкъдимнәрен җиткерсеннәр өченгә юнәлдерелгән. Мобиль иҗтимагый кабул итү Менделеевскийда актив эшли. Берничә мәйданчыкта митингны...
Татарстанның барлык районнарында мобиль иҗтимагый кабул итүләр эшли. Активистлар көн саен республика шәһәр һәм районнарына чыгалар. Әлеге проект һәркем үз торак пунктыннан сорау, үтенеч һәм теләкләре белән мөрәҗәгать итә алсын, Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидидатларга үз теләк, тәкъдимнәрен җиткерсеннәр өченгә юнәлдерелгән.
Мобиль иҗтимагый кабул итү Менделеевскийда актив эшли. Берничә мәйданчыкта митингны Яр Чаллы сайлау округының мобиль иҗтимагый кабул итү кураторы Александр Паймухин алып барды. Очрашуда менделеевлылар Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, "Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе"нең штаб начальнигы Мара Гыймазетдиновка сораулар бирделәр. Җитәкчеләр сүзләренчә, мобиль иҗтимагый кабул итү эше халыкта кызыксыну уята. Еш кына халык коммуналь хезмәтләр күрсәтү, су белән тәэмин итү, кварталара юлларны ремонтлау, пенсияне арттыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр.
Кабул итүгә яшь гаилә мөрәҗәгать итте. Татьяна Нигъмәтҗанова өч бала тәрбияли.
-Өй төзү өчен безне җир участогы алу исемлегенә кертүләрен телибез. Фатирыбыз кечкенә, анда гаилә өчен кысанрак. Ярдәм итүегезне үтенәбез, - ди Татьяна Павловна.
Шәһәрле Гөлсинә Заһретдинова Менделеевскидагы үзгәрешләргә шат. Ул кыска гыа вакыт эчендә шәһәрдә Северная, Юбилейная һәм пионерская урамнарында балалар мәйданчыклары барлыкка килүе турында сөйләде. Людмила Комарова Иске Гришкинда заманча, уңай шартлары булган балалар бакчасы бинасы бирелүе өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев