Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевск яңа үсеш дәрәҗәсендә

Менделеевск районында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин эш визиты белән булды. Фәрид Мөхәмәтшин булган беренче объект аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерүче "Аммоний" химия комплесы булды. Фәрид Хәйруллович химия предприятиесендәге эш барышы белән танышты, Татарстан Республикасы базарларында, шулай ук Россия Федерациясеннән читтә һәм чит илләрдә әлеге продукциягә ихтыяҗ...

Менделеевск районында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин эш визиты белән булды.

Фәрид Мөхәмәтшин булган беренче объект аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерүче "Аммоний" химия комплесы булды. Фәрид Хәйруллович химия предприятиесендәге эш барышы белән танышты, Татарстан Республикасы базарларында, шулай ук Россия Федерациясеннән читтә һәм чит илләрдә әлеге продукциягә ихтыяҗ зур булуын, егәрлеген һәм уңышлылыгын билгеләде. Район башлыгы Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Ханбиков "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко, озатуында ул завод территориясе буйлап узды, аннан соң Үзәк идарә пунктына юнәлде, анда автоматлаштырылган җитештерү барышы күрсәтелде.

- Бүгенге көндә Менделеевск районында социаль-иктисадый үсеш, авыл хуҗалыгына кагылышлы бихисап мәсьәләләр хәл ителә. Фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, юллар һәм тротуарлар ремонтлана. Дөнья күләмендәге минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" уникаль заводында булдым. Заводның егәрлеге һәм заманча технологияләр сокландырды. Менделеевскяңа үсеш дәрәҗәсендә, - дип билгеләде Фәрид Мөхәмәтшин.

Соңрак республиканың Дәүләт Советы Рәисе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район башлыгы Валерий Чершинцев, шәһәр активы һәм "бердәм Россия" партиясе вәкилләре белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин